Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кайбер хезмәткәрләргә грипптан вакцинаны мәҗбүри ясаячаклар


Шул ук вакытта мәктәпләрдә коронавирус һәм кискен респиратор вирус авыруы йоктыру очраклары арта бара.

Татарстанда грипптан вакцина ясату хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә, дәүләт хезмәткәрләренә мәҗбүри булачак. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде. Вакцинаны мәҗбүри ясатырга тиешле катламның артуы Русия сәламәтлек саклау министрлыгының карарына өстәмәләр белән бәйле ди ул.

"Гриппка каршы вакцинаны мәҗбүри ясатырга тиешле төркем киңәйтелде. Бу хезмәт күрсәтү өлкәсендә һәм вахта белән эшләүчеләр, дәүләт чикләрендә эшләүче хокук саклау һәм дәүләт контроле оешмасы вәкилләре, социаль хезмәт күрсәтү һәм күп функцияле үзәк хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре. Алар мәҗбүри төстә вакцина ясатырга тиеш. Вакцина атна эчендә килеп җитәргә тиеш", диде Авдонина.

Шул ук вакытта мәктәпләрдә коронавирус һәм кискен респиратор вирус авыруы йоктыру очраклары арта бара. Уку елы башланганнан бирле 63 кешедә COVID-19 ачыкланган. 15 укучы, 15 студент һәм 33 укытучы коронавирус белән авырган. Татарстанда 5 меңнән артык укучы температуралары күтәрелү сәбәпле, мәктәпкә кертелмәгән. Хәзер республиканың 26 мәктәбендә 77 сыйныфта белем бирү туктатылган, бер балалар бакчасы ябылган. Татарстанда әлегә читтән торып укытуга күчерү көтелми, ди Роспотребнадзор.

XS
SM
MD
LG