Чаллы шәһәре шурасы депутаты һәм җирле пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттаховка социаль челтәрдә язган Ирек Хәйруллин җаваплылыкка тартылды. Аңа 78 мең сум штраф сугыла.
Хәйруллин белән Фәттахов арасында бәхәс 2019 елның октябрендә кабынып китә. Хәйруллин Чаллыдагы пенсия фонды идарәсендә татар теле кулланылмауны һәм оешмада архивларны урнаштыру кагыйдәләре бозылган булуын тәнкыйтьләп депутатка язган.
Депутат “пенсия фонды идарәсенең мөштәриләр белән эшләү бүлеге канун таләпләренә ярашлы җиһазланган” дип җавап биргән. Әмма Хәйруллинны бу җавап канәгатьләндермәгән, ул Фәттаховны “оятсыз ялганчы” дип атаган.
Бәхәс шунда туктаган, әмма соңрак Хәйруллинга мәхкәмә карары килеп ирешкән. Анда аның “дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат” урнаштырган өчен 10 мең сум мораль зыянны капларга тиешлеге, шуның өстенә, 68 мең сум күләмендә лингвистик экпертиза уздыру хакын кайтарырга тиешлеге әйтелгән. Шул ук вакытта Чаллы оешмасы уздырган экспертиза Хәйруллин сүзләрендә рәнҗетү билгеләре тапмаган, ә Фәттахов бу нәтиҗә белән килешмичә, Казанга кабат экспертизага юллаган, бу юлы белгечләр депутат файдасына нәтиҗә ясаган дип яза “Казанский репортер”.
Ирек Хәйруллин мәхкәмә карары белән килешми, һәм аңа шикаять бирергә җыена диелә.