Accessibility links

Русиядә коронавирус йоктыруның 15 150 яңа очрагы табылган


Татарстанда 39, Башкортстанда 73 яңа очрак рәсми теркәлгән.

Русиядә бер тәүлек эчендә коронавирус йоктырулар янәдән рекордлы санда булды. Узган тәүлектә 15 150 кешедә вирус рәсман расланган. Бу турыда стопкоронавирус.рф сайты хәбәр итә. Тәүлегенә 232 кеше үлгән. Эпидемия башыннан коронавирусны 1 369 313 кеше йоктырган.

Татарстанда 39 яңа очрак булуы хәбәр ителә. Русия статистикасында 87 үлем күрсәтелә, Татарстан рәсми саннарына карый, республикада 94 кеше коронавирустан үлгән. Узган тәүлектә тагын ике кешенең үлеме хәбәр ителде. Чаллыда 77 яшьлек ир, Казанда 67 яшьлек хатын-кыз вируслы пневмониядән үлгән диелде.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 73 кешегә COVID-19 диагнозы куелган. Хастаханәләрдә хәзер 118 кеше дәвалана дип хәбәр итә республика сәламәтлек саклау министрлыгы. Барлыгы 47 кешенең коронавирустан үлгәне рәсми статистикага кертелгән.

XS
SM
MD
LG