Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә Мәскәү кешесе бер укытучының башын кискән


Укытучы үтерелгән урында
Укытучы үтерелгән урында

Франция полициясе Париж янында мәктәп укытучысын үтерүне террор гамәле буларак тикшерә.

Француз матбугат чаралары хәбәр итүенчә, 16 октябрьдә һөҗүмче укытучыга пычак белән килгән һәм башын кискән. Аның үзен полиция вәкилләре үтергән. Һөҗүм итүченең 18 яшьлек Мәскәү кешесе булуы билгеле. Ул чечен җәмәгатьчелеге вәкиле диелә.

Һөҗүм итүче твиттерда үтерелгән укытучы гәүдәсенең фотосын элгән һәм җинаять өчен җаваплылыкны үз өстенә алган. Франция матбугат чаралары язуынча, элегрәк бу укытучы укучыларга Мөхәммәт пәйгамбәргә ясалган карикатуралар күрсәткән, шулай итеп сүз иреге турында фикер алышу алып барган.

Әлеге үтерүне Франция җитәкчелеге хөкем итеп чыкты, вакыйга булган Конфлан-Сен-Онорин шәһәренә президент Эммануэль Макрон килде.

  • Франциядә Charlie Hebdo журналына Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатуралар бастыруы өчен янаулар килеп тора. 2015 елның 7 гыйнварында бертуган Саид һәм Шериф Куаши журнал офисына һөҗүм итте: 12 кеше һәлак булды.
  • Әлеге теракттан соң да Charlie Hebdo Мөхәммәт пәйгамбәргә берничә тапкыр карикатура чыгарды. Соңгы тапкыр алар 2020 елның сентябрендә басылды, Парижда бу вакытта 2015 елгы һөҗүм эшен мәхкәмәдә карау башланды.
  • Charlie Hebdo шулай ук Чечняда гейларны эзәрлекләү темасына карикатуралар чыгарды. Сурәтләрнең каһарманы Рамзан Кадыров булды.

XS
SM
MD
LG