Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда йөкле хатыннарны өйдән торып эшләүгә күчерәләр


Рестораннар һәм кафеларга мәҗлесләр уздыру тыела. Коронавирус очраклары табылган театрлар вакытлыча ябылачак.

Башкортстанда COVID-19 таралуы белән бәйле берничә чикләү кертелә. Бу турыда республика җитәкчесе Радий Хәбиров хөкүмәт киңәшмәсендә хәбәр итте.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин үтенечен исәпкә алып, эшләүче йөкле хатыннар барысы да өйләреннән торып эшләүгә күчереләчәк. Аларның хезмәт хаклары һәм вазифалары сакланырга тиеш.

“Безгә буйсынган барлык дәүләт оешмаларын авырлы хатыннарны өйдән эшләүгә күчерергә, бу вакытта аларның статусларын һәм хезмәт хакларын сакларга үтенәм. Мин йөкләмә бирергә хокукым булмаган урыннарда киңәш: безнең бөтен оешмалар карасын. Ни өчен шулай? Безнең сәламәт яшь буын тусын, хатын-кызлар өйдә үзләрен сакласын өчен” диде Хәбиров.

Моннан тыш, Хәбиров коронавирус очраклары табылган театрларның эшен туктатырга кушты. Ул моны мәдәният министры Әминә Шафикованың Гафури исемендәге башкорт драма театрында коронавирус белән авыручылар булуы турында хәбәренә җавап буларак белдерде. Министр хәбәренчә, дүрт актерда вирус табылган, хәзер театр труппасы ике атналык карантинга киткән.

19 октябрьдән Башкортстанда кафе һәм рестораннарда банкетлар оештыру да тыела. Бу турыда Башкортстан хөкүмәтенең коронавируска каршы чаралар турында язын кабул ителгән боерыгына өстәмәләр кертеләчәк.

Республика җитәкчесе һәр оешмада медицина тикшерүчесе булырга тиеш диде. Ул хезмәткәрләрне иртән каршы алып, тән температурасын тикшереп, оешмада санитар кагыйдәләре, битлек киюләр үтәлешен тикшереп торырга тиеш була. Медицина университеты бу инспекторлар өчен ярдәмлек әзерләячәк, шулай ук алар өчен аерым колл-үзәк эшләтеп җибәрергә дә тәкъдим ителде.

Узган ике тәүлектә Башкортстанда тагын 132 кешегә COVID-19 диагнозы куелган, 403 кеше пневмония белән чирләгән. Коронавирус эләктерүчеләр саны республикада 9 809 кеше булды.

XS
SM
MD
LG