Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит ил инвесторлары Татарстанны Мәскәү һәм Петербурдан кала иң перспективалы төбәк дип таныган


Татарстанның Иннополис шәһәре инвестицияләр җәлеп итә алырлык проект буларак төзелгән иде
Татарстанның Иннополис шәһәре инвестицияләр җәлеп итә алырлык проект буларак төзелгән иде

Чит ил бизнесы, башкала шәһәрләрдән кала, Русиягә Татарстан республикасы, Краснодар һәм Хабаровски крайлары аша керү мөмкин дигән.

Русия төбәкләрендә бизнесларын киңәйтергә ниятләүче халыкара ширкәтләр илгә үтеп керү өчен иң перспективалы төбәкләр буларак Татарстан, Краснодар һәм Хабаровски крайларын атаган. Бу турыда РБК яза. Материалда EY ширкәтенең Русиядәге чит ил бизнесыннан ел саен уздыра торган сораштыруы нәтиҗәләре китерелгән. Сораштыруда 62 ширкәт катнашкан.

Ширкәтләрнең 90 проценттан артыгы Русиядә киләчәктә бизнес корырга җыенуларын әйткән. Яртысыннан күбрәге якын киләчәктә бизнесларын киңәйтергә теләвен белдергән. Болар күбрәк Азия илләре ширкәтләре һәм энергетика, табигый байлыклар белән эш итүче ширкәтләр диелә.

Шул ук вакытта халыкара ширкәтләрнең 53 проценты Русия төбәкләрендә бизнес җәелдерергә җыенмавын белдергән. Ширкәтләрнең күпчелеге Русиягә экспансия дигәндә Мәскәү һәм Петербурны күздә тота. Ә инде төбәкләргә дә керергә җыенучы ширкәтләр иң перспективалы төбәк дип Татарстанны атаган.

Чит ил бизнесы вәкилләре Русиядә эшләү өчен шартларның җитәрлек дәрәҗәдә уңай булмавын да белдергән. Иң нык комачау итүче әйбер – кануннарның гел үзгәреп торуы. Бу проблем турында респондентларның 50 проценты әйткән. 39 проценты административ киртәләр югары булуын, 34 проценты кануннарның чынбарлыктагы шартларга туры килмәвен белдергән. 31 проценты кануннар төрле очракларда төрлечә аңлатыла һәм кулланыла дип зарланган.

XS
SM
MD
LG