Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөслим районы җитәкчесе Илнур Әхмәтов тоткарланган


Илнур Әхмәтов 88 миллион сум акча урлауда шикләнелә.

Мөслим районы башкарма комитеты башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Илнур Әхмәтов тоткарланган. Ул караклыкта һәм вазифасыннан канунсыз файдалануда шикләнелә. Бу турыда Русия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әхмәтов 88 миллион сум акчаны канунсыз үзләштерүдә шикләнелә. Әхмәтовка карата җинаять эше матеиалларын эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе икътисади җинаятьләр бүлеге (УЭБиПК) һәм тикшерү комитеты берничә ай дәвамында туплаган диелә.

2019 елда Әхмәтов Татагролизинг акционерлык җәмгыятеннән алынган 88 миллион сумлык күчемсез милек һәм авыл хуҗалыгы техникасын район балансыннан төшергән диелә. Тикшерүчеләр фаразынча, әлеге милек ахыр чиктә аерым бер эшмәкәрләр кулына күчкән. Бу эшмәкәрләр район җитәкчелегенә якын кешеләр диелә. Аларның исемнәре әйтелми. Илнур Әхмәтов гаебен танымаган, бу җинаятькә катнашы барлыгын да танымый.

Элегрәк Әхмәтов вазифасыннан канунсыз файдалану эше буенча тоткарланган иде. Ул сәүдә үзәген куллануга кертүгә канунсыз рөхсәт бирүдә гаепләнде. Бу сәүдә үзәгенең давыл вакытында түбәсе кубып, бер хатын-кызны үтергәннән соң булды. Әхмәтовны тикшерү изоляторына утырттылар, ләкин соңрак иреккә җибәрделәр.

Узган атнада Татарстан министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров Әхмәтовны тәнкыйть утына тоткан иде. Әхмәтов, үзе юл куркынычсызлыгы комиссиясен җитәкләгән килеш, машина тәрәзәләрен караңгылатып йөргән булган.

XS
SM
MD
LG