Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада популяр эстрада җырчысы Бибисара Азаматова вафат


Бибисара Азаматова
Бибисара Азаматова

Бибисара Азаматова covid-һоспитальдә яткан булган.

Уфада популяр эстрада җырчысы Бибисара Азаматова вафат булган. Азатлыкка билгеле булганча, ул covid-һоспитальдә яткан.

"27 сентябрь көнендә халык җырлары яздырдык аның белән. Соңгы күрешү шул булды. Аннары берничә көннән Уфаның Зубово бистәсенең covid-оспиталенә эләккәнен әйтте. Югары кан басымы белән интегә иде ул. Шуңа нык бәргән. Әмма кәефе әйбәт иде, дәртле иде. Шулай да хәле начарайганнан начарайды. Башта кислородка, аннары ИВЛга тоташтырдылар. 15 октрябрьдә реанимациядә иде, шуннан бирле аңына килмичә үлеп китте бүген", дип сөйләде Азатлыкка "Курай" каналы мөдире Рита Өметбаева.

Азатлык чыганакларына караганда, мәрхүмә Лилия һәм Халит Фатыйховлар гаиләсе белән дус булган. Алар бергә бакчада очрашкан, барысы да шул очрашудан соң авырып киткән. Фатыйховлар да хастаханәгә эләкте.

Җырчы 21 октябрьдә Баймакның Бәхтигәрәй авылында җирләнә.

Бибисара Азаматова 1949 елда Башкортстанның Баймак районында туган. Ул башта мәдәният өлкәсенә кагылышы булмаган өлкәләрдә эшли, соңрак Республика халык иҗады мөдире урынбасары һәм Башкорт хореография колледжы китапханәсе мөдире булып эшли.

1997-1998 елларда халык җырчысы Фәридә Кудашева тәкъдиме белән "Уфа-Казан-Болгар" теплоходында башкорт-татар концертларында катнаша башлый. 2006 елда туган районында беренче концертын оештыра, баянчылар Ридик Фәсхетдинов, Илшат Яхин, Халит, Илшат һәм Айнур Фатыйховлар белән чыгыш ясый.

Бибисара Азаматова биш концертын оештыра, алты аудиоальбомын чыгара. Соңгысы 2020 елда чыкты. Күп тапкырлар "Ел җыры", "Юлдаш җыры", "Башкорт җыры" республика җыр конкурслары лауреаты булды.

XS
SM
MD
LG