Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавируска бәйле чикләүләр кертелә


Уфадагы кибет
Уфадагы кибет

Республикада язгы чикләүләрнең зур өлеше кире кайтарыла. Гомуми изоляция, эштән туктау кертелми.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров “Югары дәрәҗәдәге әзерлек турында” боерыгына үзгәрешләр кертте. Аларга ярашлы, республикада коронавирус таралуга каршы чаралар гамәлгә керә.

  • 50дән артык кеше катнаша торган эшлекле, мәдәни, күңел ачу, спорт чараларын уздырмаска, ә инде уздырмау мөмкин түгел икән – соңгарак күчерергә.
  • Чит ил һәм Русиянең башка төбәкләре вәкилләре катнашуы да чикләнә. Бары сайлаулар, референдумнар турындагы кануннарда каралган чаралар, коронавируска каршы чаралар очракларында гына бу чикләү кулланылмый.
  • 65 яшьтән өлкәнрәкләр, йөкле хатыннар, хроник авырлары булган кешеләргә өйләрендә калу кирәк. Аларга ризык, дару алырга, элемтә салоннарына, бакчага, зиратларга бару өчен генә өйләреннән чыгу киңәш ителә.
  • Башкортстанга чит илләрдән яки Русиянең башка төбәкләреннән очкыч белән килүчеләр коронавирус тесты нәтиҗәләрен алганчы изоляциядә торырга тиеш.
  • Социаль оешмаларда яшәүчеләргә 15 ноябрьгә кадәр изоляция тәртибе кертелә.
  • Мәктәп каникуллары 19 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
  • Кинотеатрлар, театр-концерт оешмалары, мәдәният йортлары залларын 30 проценттан артык тутырмаган очракта эшли ала.
  • Русия спорт министрлыгы планына кертелгән спорт ярышларын уздырырга мөмкин, ләкин алар тамашачысыз узачак.
  • Ширкәтләр, оешмалар үз хезмәткәрләренең да корпоратив кичәләр, киңкүләм чараларда катнашуын чикләргә тиеш диелә.
  • Җәмәгать туклануы оешмалары 23.00 сәгатькә каәр генә эшли ала. Аларга мәҗлесләр, дискотекалар уздырмаска кушылды.
  • Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында киңәшмәләр видеоконференция форматында уза. Бары Башкортстан башлыгы һәм Башкортстан хөкүмәте премьер-министры уздыра торган, республика Корылтае утырышлары гына искәрмә булып торачак.
  • Стәрлетамакта йогышлы авыруларны дәвалау өчен яңа хастаханә 15 декабрьдә сафка басарга тиеш диелә.
  • Указга ярашлы, Башкортстанда яшәүчеләр барысы да өйләреннән чыккач битлек киеп йөрергә тиеш. Кибетләрдә, банклар, күпфункцияле үзәкләрдә бармакчалар да кию таләп ителә. Бөтен җирдә дә 1,5 метр социаль ара калдырылырга тиеш диелә. Бу таләп таксида утыручыларга кагылмый.
  • Моннан тыш, республика халкына Русиядән чит илләргә чыгып йөрмәскә, коронавирус таралган бүтән төбәкләргә дә бармаска, күп кеше катнашындагы чараларга, кеше күп җыелган җирләргә бармаска да киңәш ителә.

Аннан алда Радий Хәбиров эш бирүчеләргә йөкле хатыннарны өйләреннән торып эшләүгә күчерергә киңәш иткән иде.

20 октябргә алынган саннарга караганда, Башкортстанда барлыгы 9 877 кеше коронавирус йоктырган. Узган атна эчендә 475 кешедә вирус расланган, узган тәүлектә – 68 кешедә. Республика хастаханәләрендә 132 кеше коронавирустан дәвалана, җидесе авыр хәлдә диелә. Рәсми саннарга карый, эпидемия башыннан COVID-19 авыруыннан 48 кеше үлгән. 20 октябрьдә Кушнаренко районында 1965 елгы хатын-кыз үлеме статистикага кертелде.

XS
SM
MD
LG