Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ана теле" сайтында аралашу дәресләре туктатыла


"Ана теле" сайты

Татарстан мәгариф министрлыгы белән Казан университеты арасында килешү вакыты тәмамланды.

30 октябрьдән "Ана теле" татар телен өйрәнү сайтында аралашу дәресләре туктатыла. Моның хакта сайт укучылары почталарына хәбәрләр килгән. Дәресләрнең вакытлыча туктатылуына басым ясала.

КФУ галимәсе, "Ана теле" сайтының академик җитәкчесе Кадрия Сөнгатова Азатлыкка белдергәнчә, җанлы дәресләрне тукталуы сәбәбе – мәгариф министрлыгы белән университет арасында килешү тәмамлануы.

"Ана теле" платформасында төп юнәлешләрнең берсе – татарча өйрәнүчеләрнең укытучылар белән җанлы сөйләшү дәресләре. Аны КФУ укытучылары алып бара иде. Бу эш КФУ белән Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы арасында килешү төзелү нигезендә башкарылды. 2020 елның 2 ноябрендә бу килешү тәмамлана, әмма әлегәчә яңа килешү, акча мәсьәләсе хәл ителмәде. Шул сәбәпле без укытучылар белән дәресләрнең туктатылуын хәбәр иттек", дип сөйләде Сөнгатова Азатлыкка.

Аның сүзләренчә, укучылар татар телен үзлегеннән өйрәнү платформасын элеккечә куллана алачак.

"Ана теле" сайтында укучыларга татар телен үзлектән өйрәнү платформасы тәкъдим ителә, моңарчы кичке вакытта укучылар шулай ук сайт аша укытучылар белән онлайн-сөйләшү дәресләрендә дә катнаша ала иде. 30 октябрьдә ул туктатыла.

2020 елда "Ана теле" сайтына "Татар халкының милли үзаңын үстерү" програмы нигезендә 151,2 мең сум бүленеп бирелгән.

"Ана теле" порталы 2013 елдан бирле эшли. Ул Татарстан хөкүмәте белән English First ширкәре арасында килешү нәтиҗәсендә барлыкка килде. Татарстан финанслаган бу портал телне үзлектән өйрәнү мөмкинлеген бирә.

Сайтта 9 тел дәрәҗәсе тәкъдим ителә, һәр дәрәҗәдә 8 бүлек (тема) бар. Порталда шулай ук грамматика тупланмасы, әйтелеш һәм язу лаботаторияләре, онлайн-сүзлек тәкъдим ителә. Һәр дәрәҗәне уңышлы тәмамлау очрагында укучыларга сертификат бирелә.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG