Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Казанда психиатрия хастаханәсе шартларына зарланган хатынның шикаятен караячак


Архив фотосы
Архив фотосы

Авыру хатын хастаханәдә тоту шартларының газаплауга якын булуына зарлана.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Казандагы Бехтерев исемендәге республика клиник психиатрия хастаханәсендә (РКПБ) ятып чыккан пациентканың шикаятен караячак. Бу турыда “Зона права” хәбәр итә. Пациентканың исеме әйтелми.

“Зона права” адвокаты Ирина Хрунова белдергәнчә, ЕСПЧ Русия хакимиятенә бу эш турында сораулар биргән. Аерым алганда, шикаять бирүче ирегеннән мәхрүм ителгәнме, аның бәдрәфкә йөрүен чикләү, һигиена әйберләрен куллануын чикләү ысуллары кешене кимсетүче могаләмә булып саналамы дигән сораулар бирелгән.

2009 елның маеннан 2011 елның декабренә кадәр бу ханым РКПБда яткан. Ул хокук яклаучыларга андагы пациентлар нинди шартларда тотылуын сөйләгән. Бүлмәдә кул югыч юк, бәдрәф урынына чиләк куелган, ул чаршау белән генә бүлеп алынган, аның янында ук ашау өстәле тора иде дип сөйләгән ул. Ул шулай ук үзен караватка бәйләп куйганнарын да әйткән. Бу ханымны ике ел буе саф һавага йөрергә чыгармаганнар.

“Зона права” язганча, әлеге фактлар Роспотребнадзор һәм прокуратура тикшерүе нәтиҗәсендә расланган. 2012 елда Совет район мәхкәмәсе бу ханымга 15 мең сум күләмендә компенсация карары чыгарган. Зыян күрүче ханым бу сумманы бик кечкенә дип таба. Шуңа ул Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.

Ул психиатрия стационарына ябып куелуын канун бозу дип белдерә. Медицина бәяләмәләрендә аның башка кешеләр өчен куркыныч тудыруы әйтелмәгән булса да, һәм станционарда дәвалау мәҗбүри диелмәсә дә, мәхкәмә аны мәҗбүриләп дәвалау карарын берничә тапкыр озайткан. Хастаханә табиплары аны “үз-үзен карамый, төс-кыяфәте шапшак” дип бәяләмәләр биргән, бу бәяләмәләрнең текстлары мәхкәмә саен үзгәрмәгән, сүзгә-сүз күчереп кенә язылган диелә.

XS
SM
MD
LG