Accessibility links

Кайнар хәбәр

Композитор Айрат Ишморатов Канадада Prix Charles Biddle премиясенә лаек булды


Айрат Ишморатов
Айрат Ишморатов

Айрат Ишморатов – композитор һәм дирижер, Казан консерваториясен тәмамлаган.

Канаданың уңышлы эмигрантлар өчен Prix Charles Biddle премиясенә быел Казанда туып-үскән, атаклы татар театр эшлеклеләре нәселе дәвамчысы Айрат Ишморатов лаек булды.

Айрат Ишморатов – композитор, дирижер. Казан консерваториясендә укыган. Ул ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) һәм танылган драматург Риза Ишморат (1903-1995) оныгы.

Консерваторияне кларнет классы буенча тәмамлаганнан соң, Камал театры, опера театры оркестрларында, Татарстан дәүләт симфоник оркестрында эшләгән. 1998 елда хатыны – альтчы Эльвира Мисбахова белән Канадага күчеп киткән. Монреальдә университетта музыка белеме алуын дәвам итә. Кларнет классы буенча магистр дәрәҗәсен, опера-симфония дирижерлыгы буенча доктор дәрәҗәсе һәм композитор буларак магистр дәрәҗәсе ала.

Монреальгә килгәч беренче өч елда урамнарда кларнетта уйнап тамак туйдырган. "Шул вакытларда мин урам музыкантларыннан күп әйбергә өйрәндем: импровизациягә, джаз, клезмер (көнчыгыш Европа яһүдләре халык музыкасы – ред.), фольклор уйнарга. Кеше тыңларга теләгән әйберне уйнарга туры килде" дип искә ала музыкант бер әңгәмәсендә.

Хәзер Айрат Ишморатов композитор һәм дирижер буларак Монреаль оркестры һәм Квебек симфоник оркестрлары белән хезмәттәшлек итә. Кларнетчы буларак 2000 елда ул клезмер уйный торган "Kleztory" төркемен оештырган, ул төрле илләрдә чыгышлар ясый.

Prix Charles Biddle премиясе "һөнәри яки иҗади уңышлары белән Квебекның мәдәни һәм сәнгати үсешенә өлеш кертүче" эмигрантларга тапшырыла. 2018 елдан бу премиягә 5000 АКШ доллары күләмендә акчалата бүләк тә өстәлә диелә премиянең сайтында.

Премия атаклы контрабасчы Чарли Биддл исемен йөртә. Ул 1948 елда расачыл эзәрлекләүдән качып АКШтан Монреальгә күчеп килгән. 1979 елда Монреальдә джаз фестивале оештырган, хәзер ул танылган Монреаль халыкара джаз фестивале буларак танылган.

XS
SM
MD
LG