Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр нәрсә уйный? Among Us — соңгы айларның иң популяр уены


Җәй ахырыннан бирле дөньяда "Among Us" дип аталган уен популярлык казанды, аны яшүсмерләр дә, өлкәнрәк яшьләр дә уйный. Азатлык әлеге уен турында сөйли, аның популярлыгын аңлата һәм психология ягыннан отышлы якларын күрсәтә.

Социаль челтәрләрдә еш утырсагыз, мөгаен, соңгы айларда төрле төстәге кием кигән космонавтлар белән мемнарны күргәнсездер. Алар ниндидер хыянәтчене эзләп йөри. Моңа бәйле рәсемнәр дә, шаяртулар да нык арткан.

Моның сәбәбе – көз көннәрендә Among Us (Безнең арада) дип аталган уенның бик популяр булып китүе. Аның каһарманнары – нәкъ шул төрле төстәге космонавтлар. Уен 2018 елда чыкса да, хәзер генә киң таралды.

CNBC мәгълүматына күрә, сентябрь аенда Android һәм iOS өчен уенның мобиль версиясен 84 миллион тапкыр йөкләгәннәр. Санаклар өчен Steam-да йөкләүләр саны 42 миллионга җиткән. Якын айларда уен белән кызыксыну тагы да артыр дип көтелә. Азатлык бу уен турында төп сорауларга җавап бирә.

Нинди уен соң бу? Нишләргә кирәк?

Among Us – танылган "Мафия" уенының онлайн варианты. Аны дүрт кешедән башлап ун кешегә кадәр төркем уйный ала. Һәр раунд башында уен очраклы рәвештә берәр "хыянәтче"не билгели (импостер). Барлык уенчыларның максаты – галәм корабында төрле биремнәр башкару, ремонт ясау. Хыянәтче исә яшерен рәвештә аларга комачаулый, саботаж оештыра һәм, башкалар күрмәгәндә, берәр уенчыны үтерә.

Гади уенчыларның максаты – хыянәтченең кем икәнен аңлау. Берәр уенчы "мәет"не тапса, ул башка уенчыларга хәбәр итә, барысы да фикер алышу башлый (аңарчы уенда сөйләмиләр). Уенчылар кемнең кайда булганын сөйли, башка уенчыларда шикләнә башлый. Хыянәтче исә ялганлый, башкаларны гаепли. Нәтиҗәдә, тавыш бирү оештырыла, такым кемнедер уеннан чыгара. Бу – хыянәтче булса, шәп, уенчылар җиңә. Тик алар гади уенчыны чыгарса, уен дәвам итә, яңа раунд башлана, чыгарылган уенчы сөйләшүдә инде катнашмый. Уен хыянәтчене табуга кадәр, яки аның җиңүенә кадәр дәвам итә.

Хыянәтче булу авыр, аңа гел үзен бик оста тотарга һәм стратегияле эш итәргә кирәк. Кайвакыт импостерлар, аларны гаепләмәсеннәр өчен, башкаларга мәетләр турында үзләре хәбәр итә. Кайвакыт алар "җинаять" урынында башка кешеләрне күрү турында ялганлый ала. Һәм хыянәтчеләр еш кына башка уенчылар алдында йөгереп йөри, үзләренә ышанычлы алиби тәэмин итә.

Уен көйләүләренә карап, берничә хыянәтчеләр дә була ала.

Бу уенны ничек уйныйлар?

Уен төрле платформаларда уйнала. Күбесенчә аны смартфоннарда (һәм iOS, һәм Android) уйныйлар. Анда уен бушлай (аның каравы, реклам бар). Among Us-ны санакта да уйнап була, ләкин монда уен түләүле (Русиядә 133 сум).

Уенның өстенлеге – тиз уйналуы һәм җиңел кагыйдәләр. Гадәттә, бер раунд 10 минут чамасы дәвам итә. Кагыйдәләрне дә бер раунд эчендә аңлап була. Графикасы да бик җиңел, аны теләсә нинди җиһазда уйнап була.

Among Us-ны бер-берсен белгән кешеләр белән уйнау – иң кызык дип санала. Яхшы белгән кешеләрнең нинди очракта ялганлавын, нәрсәдер яшергәнен аңлап була, шуңа уенга психологик алымнар кушыла. Шул ук вакытта уенны таныш булмаган кешеләр белән видео яки аудио элемтә аша онлайн уйнаучылар да күп.

Among Us уены (инглиз телендә):

Among Us нигә шулкадәр популяр булып китте?

Уен ике ел элек чыкса да, ул соңгы ике айда гына вируслы булып китте. New York Times моны коронавирус пандемиясе һәм аның нәтиҗәсе булган дистанцион уку белән аңлата.

Уенны дистәләрчә миллион кеше уйный һәм аларның күпчелеген яшүсмерләр тәшкил итә. Алар уйный гына түгел, социаль челтәрләрдә аның турында актив яза, форумнарда языша, YouTube-та күзәтүләр чыгара. Берничә атна элек кенә күпчелек кеше белмәгән уен турында хәзер барысы да сөйләшә. "Минем дусларымның укытучысы онлайн-дәрес булмый дисә, алар барысы да Among Us уйнарга утыралар. Бергә җыелырга рөхсәт ителмәгәч, бу уен безгә социаль дистанция сакларга мөмкинлек бирә", дип сөйли New York Times-ка Бенсон исемле егет.

Чыннан да, пандемия тормышка зур үзгәрешләр кертә. Онлайн уеннарның популярлашуы – моның ачык мисалы. Яшүсмерләр җыелып "Мафия" уйнау урынына, хәзер электрон җиһазлар ярдәмендә Among Us уйный булып чыга. Ике айда бу уен Twitch, YouTube һәм TikTok-ның иң популяр темасына әйләнгән. Уен турында видеоларны инде берничә дистә миллиард тапкыр караганнар.

Кызыклы факт: уенны ясаган InnerSloth ширкәте 2020 елның җәенә кадәр аны берничә тапкыр ябарга җыенган. Аның башка вариантын ясау планлаштырылган булган, ләкин хәзер ширкәт популяр уенны яхшырту, яңа үзгәрешләр кертү турында гына уйлый.

Among Us уены чын тормышта (инглиз телендә):

Уен нәрсәгә өйрәтә? Ул файдалымы?

Among Us-ны файдалы уен дип атап буламы? Гадәттәгечә, бу сорауга ике капма-каршы караш бар.

Бер яктан, уен – социаль дедукциянең бик яхшы күнекмәсе. Уенда җиңү өчен яхшы психолог булырга кирәк: кем ялганлый, кем дөресен әйтә, кемнең үзен тотышы гадәтидән аерыла. Һәм, әлбәттә, хыянәтчегә үзен бик оста тота белергә кирәк, ул бер үк вакытта үз эшен эшләп, башкаларның кайда булганын күзәтеп, "җинаятен" яшерә белеп, үзен гаепсез итеп күрсәтә белергә тиеш. Мондый хәлдә уйнаучыларның баш мие бик актив эшли, уен үзенчәлекле интерактив "табышмак"ка әйләнә. Кыскасы, Among Us – яшүсмерләр уйный торган гадәти уен түгел, бу оста психология уены.

Гадәттә, уенны ике юнәлештә тәнкыйтьлиләр. Беренчедән, башка уеннар кебек, аны шәфкатьсезлектә гаеплиләр. Уенда чыннан да үтерү күренеше бар, ул мультфильм анимациясе булса да, уен 16+ яшь өчен дип әйтелә (тик аны яшьрәк балалар да уйный). Икенче тәнкыйть ялганга кагыла. Мондый төр уеннар яшүсмерләрне ялганларга, ялганны норма дип санарга өйрәтә диючеләр дә бар. Кемдер кырыс дөньяда моның файдалы икәнен әйтсә, башкалар уенның әхлакый яктан шикле булуына ишарәли.

Файдалымы, юкмы, Among Us пандемия чорында үзенә күрә бер феноменга әйләнде. Уен чемпионатлары үткәрелә, анда җиңүчеләр дистәләрчә мең доллар акча казана. Социаль челтәрләрдә Among Us турында постлар һәм видеолар арта бара. Һәм әлегә уенның популярлыгы кимергә җыенмый.

XS
SM
MD
LG