Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда узган тәүлектә 272 кешедә пневмония ачыкланган


Башкортстанда яңа инфекцион хастаханә
Башкортстанда яңа инфекцион хастаханә

COVID-19 диагнозы 74 кешегә куелган.

Башкортстанда узган тәүлектә 272 кешедә пневмония ачыкланган, бу алдагы тәүлектән 40 кешегә артык. Әлеге мәгълүматны республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы китерә.

Башкортстанда пневмония очраклары аерым теркәп барыла, һәм андый авыруларның көнлек саны коронавирус очракларына караганда берничә мәртәбә күбрәк. Узган тәүлектә COVID-19 диагнозы 74 кешегә куелган.

Статистикага карый, Башкортстанда быел пневмониядән үлүчеләр саны узган елдагыдан ике тапкыр күбрәк булган. 2019 елның гыйнвар-октябрь айларында пневмониядән 860 кеше үлгән булса, 2020 елда – 1505 кеше вафат булган.

Медицина үзәкләренең берсе җитәкчесе Роман Гельфанд республика җитәкчелеге пневмония дип атаган очракларның күбесе COVID-19 вирусы китереп чыгарган пневмония дип саный. “Гадәти бактерияле пневмония очраклары да бар, ләкин узган елларда андый пневмония елга бары берничә мең кешедә табыла торган булса, быел һәр ай саен биш-алты мең кешедә ачыклана, һәм аларның күпчелеге – нәкъ менә ковид-пневмония дип уйларга була” дип сөйләгән белгеч. Ул барлык пневмония очракларында да тиешле тикшеренүләр уздырылмый, әгәр уздырылса, Башкортстанда халкының 7-10 проценты COVID-19 белән авырганы ачыкланыр иде, могаен дип белдергән.

Пневмонияне ачыклау өчен, авыруның күкрәк читлеге әгъзаларына компьютер томографиясе ясыйлар яки рентген аша тикшерәләр. Үпкәләрен тикшертергә теләүчеләр күп булганлыктан, Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров кушуы буенча республика сәламәтлек саклау министрлыгы авыруларны КТга җибәрү шартларын кырыслатты. Яңа кагыйдәләргә карый, югары тән температурасы, берничә көн дәвам иткән бизгәк, дарулар ярдәм итмәү, канда кислород күләме кимү кебек билгеләр булса гына табиб авыруны КТга җибәрә ала. Хроник авырулары булган очракта да компьютер томографиясе уздырырга кирәк була диелә.

XS
SM
MD
LG