Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шыгырдан "кабак"лары Себердә дә танылган


Капка остасы Ренат Вәлитов

Чуашстан республикасының Батыр районы Шыгырдан авылындагы йортлар капкалары белән хәйран калдыра: берсеннән берсе зуррак, бизәклерәк. Шыгырданнар үзләре капканы "кабак" дип атый. Капкалар ясаучы Ренат Вәлитовны да "кабакчы Ренат" дип йөртәләр.

Вәлитовлар — зур нәсел. Бу фамилияне Шыгырданда дистәгә якын гаилә йөртә. Араларында берничә буын аерма булса да, үзара аралашып яшиләр. Капкачы туганнары турында да без Мәскәү дәүләт университетында тел курслары оештырган Фәрит Вәлитов аша белдек: "Ренатның әтисе Миңгали абый бөтен эшкә дә оста иде", дип сөйләде Фәрит әфәнде авылда яшәгән туганы турында.

Ренат Вәлитов
Ренат Вәлитов

Камерага сөйләргә яратмаса да, Ренат әфәнде Азатлыкка ничек үзенә "кабак җене" кагылганын сөйләде. Капка ясау осталыгына әтисеннән өйрәнүен Ренат әфәнде үзе дә яшерми.

— Безнең әтиләр агач капкалар ясый иде. Капка ясаткан хуҗаның йортына барып ясыйлар иде. Хәзер без үзебездә өйдә ясыйбыз да, алып барып куябыз. Әтигә сөйләсәң, ышанмас та иде хәзерге капкаларны илтеп куябыз дигәнгә. Алар, йола буенча, агач капка ясаткан инде. Хәзер мода үзгәрде дигәндәй, капкаларны тимердән ясаталар.

Капка бизәкләре
Капка бизәкләре

— Сез үзегез кайчан ясый башладыгыз?

— Армиядән кайткач, без әле Татарстанда өйләр салып йөрдек. Соңрак Ульянга китеп, автозаводка машина йөртүче булып урнаштым, анда өч ел эшләдем. Үзгәртеп кору башлангач, кире кайтырга туры килде. Кабат йортлар салып йөри башладык Татарстан буйлап. Ә капкалар темасы үзебезгә капка куйгач башланды. Безнекен күреп, башкалар сорады, шуннан китте инде.

— Мондый капкалар Шыгырдан якларында гынамы?

— Шыгырдан якларында да, Нижневартовски якларында да ясап йөргән бар. Нигездә, мондый биек капкалар Шыгырданда инде өч-дүрт метрлы. Татарстанда 2-2,5 метрлы капкалар.

Ренат Вәлитов ясаган капка
Ренат Вәлитов ясаган капка

— Иң ерактан капкага килгән заказ кайдан? Нижневартовскиданмы?

— Әйе, аны поезд белән җибәрдек. Заказчысын якташ дисәң дә була инде, Шыгырданныкы түгел, Балтайныкылар.

Ренат әфәнде әйтүенчә, хәзер күбрәк "Дагыстан бизәкләре" төшерүне сорыйлар. Гомумән, Шыгырданда хәзерге көндә "Дагыстан стиле" тренды бар. Бу өй җиһазларына да, бизәлешенә дә кагыла.

Капка бизәкләре
Капка бизәкләре

— Капкалар гына ясыйсызмы?

— Беседкалар, атынгычлар, баскычлар да ясыйбыз. Дизайнер — үземнең малай, Ринас, армиядән кайтты. Рәсемне Ринас төшерә, аны заказчы белән килештерәбез дә, алачыкта кисәбез. Гаилә белән эшлибез, хатын — сәркатип. Сәркатип та, хисапчы да инде.

— Сезне ничек табалар?

Миләүшә ханым: Кабак ясаучы Ренат дип сорап киләләр инде. Ә болай, кешегә капка ясап илтәсең дә, шуннан күреп киләләр.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG