Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшмәкәрләр омбудсмены татар тауарларын интернетта сатарга тәкъдим итте


Татар тауарларын читтә яшәгән диаспораларга сату зур мөмкинлекләр ача, дип саный Фәрит Габделганиев.

Татар тауарларын интернет мәйданнарда сату зур мөмкинлекләр ача дип белдерде Татарстан президентының эшкуарлар хокукларын яклауда вәкаләтле вәкиле Фәрит Габделганиев. Ул моны онлайн очрашу вакытында белдерде.

“Кайбер эшмәкәрләр өчен интернеттагы сату мәйданнарында көндәшләр юк. Сүз махсус тауарлар турында бара. Татарстанда бу кул эшләнмәләре, фольклор, һәдия тауарлары була ала. Аларга ихтыяҗ бар. Әйтик, Финляндиядә зур татар диаспорасына сату. Бу зур сәүдә әйләнеше бирмәячәк, ләкин кул эшләнмәләре, һәдияләр ясаучыларга бу мөмкинлек ача”, дип белдерде Габделганиев.

Татарстанда онлайн сайту платформаларының тауарны саклау урыннары барлыкка килүе дә милли сәүдә өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Фәрит Габделганиев Татарстан китап нәшрияты эшен үрнәк мисал буларак китерде.

“Ozon безгә китаплар сату кибете буларак билгеле иде. Хәзер алар алты миллион төрдәге тауарлар сата. Монда Татарстан китап нәшрияты яхшы мисал булып тора. Моңа кадәр китапларны Ozon аша сатар өчен алар арадашчыга мөрәҗәгать итә иде. Арадашчы китапларны туплап, маркалар сугып Тверьгә илткән һәм моның өчен үз комиссиясен алган. Нәшрият җитәкчесе сүзләренчә, хәзер моңа ихтыяҗ юк. Берничә көн эчендә алар китапларны тиешле итеп маркаларга өйрәнгән һәм хәзер Лаештагы складка үзләре илтеп тапшыра. Бу табыш түгелме? Арадашчы юк, Мәскәү өлкәсенә барасы түгел дигән сүз. Мондый мисаллар күп”, диде Фәрит Габделганиев.

Пандемия онлайн сатып алуны 1,5 тапкырга арттырган. Татарстанда һәр унынчы кеше бу хезмәттән файдалана. Фәрит Габделганиев сүзчләренчә, республика авылларында да онлайн сату-алулар арткан. Хәзер өч мең ярым Татарстан эшмәкәре онлайн мәйданнарда үз тауарларын сата икән.

XS
SM
MD
LG