Accessibility links

Беларус полициясе демонстрациячеләргә каршы тавыш-ут гранатлары кулланды


Минскида 25 октябрь
Минскида 25 октябрь

Беларус милициясе президент Александр Лукашенконың сайлаудагы хәрәмләшүенә ризасызлык белдерергә чыккан халыкка каршы ут һәм тавыш гранатлары кулланды.

Азатлык радиосының Беларус редакциясе белдерүенчә, милиция башкаланың Үзәк районын контрольдә тотарга тырыша.

Интернетта Минскиның Орловский районындагы шартлаулар видеосы да таралды. TUT.by анда күпсанлы шартлаулар булуы һәм җыелган кешеләрнең аннан таралышуын хәбәр итә.

9 августтан бирле Беларуста киңкүләм протест чаралары үтә. Протестлар президент сайлавында Александр Лукашенко җиңүе игълан ителгәч башланды. Оппозиция сайлауда Тихановская җиңгәнен игълан итте. Бәйсез экзит-поллар сайлауда зур аерма белән оппозицион намзәт Светлана Тихановская җиңүен күрсәтте.

XS
SM
MD
LG