Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда узган тәүлектә 83 кешедә COVID-19 расланган


Республикада коронавирустан үлүчеләр саны 50 булды.

Башкортстанда COVID-19 йоктыручылар саны соңгы өч көндә 237 кешегә артты. Шимбә көнне 74, якшәмбе – 80 кешедә коронавирус ачыкланган. 26 октябрь иртәсенә алынган саннарга карый, узган тәүлектә республикада тагын 83 кешедә вирус табылган. Бу мәгълүматны Башкортстан хөкүмәтендә оператив киңәшмәдә республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин китерде.

Эпидемия башыннан Башкортстанда барлыгы 10 330 кешедә яңа төр коронавирус табылган. Хәзерге вакытта республика хастаханәләрендә COVID-19 диагнозы куелган 189 пациент дәвалана дип сөйләде Забелин. Шул ук вакытта республика хастаханәләрендә пневмониядән дәваланучылар да күп. Ял көннәрендә тагын 415 кешегә шушы диагноз куелган. Забелин китергән саннарга караганда, республикада йогышлы чирләр белән авыручылар өчен барлыгы 4 680 урын корылган, хәзерге вакытта 3 800 урынны пневмония һәм COVID-19 белән авыручылар били. Шулай итеп, республикада хәзер 3600 авыру хастаханәләрдә пневмониядән дәвалана.

Соңгы ике тәүлектә коронавирустан үлүчеләр исемлегенә тагын ике кеше өстәлде. Үлем очраклары икесе дә Уфада. 24 октябрьдә 65 яшьлек ирнең, 25 октябрьдә 50 яшьлек хатын-кызның үлгәне хәбәр ителә. Аларның күптөрле хроник авырулары да булган диелә. Рәсми саннарга карый, республикада барлыгы 50 кеше COVID-19 диагнозы белән үлгән.

XS
SM
MD
LG