Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларусның зур ширкәтләрендә протест чаралары уза


Минскида студентлар укуларын ташлап чыкты
Минскида студентлар укуларын ташлап чыкты

Оппозиция вәкиле Светлана Тихановская 26 октябрьдән илкүләм эш ташлау чарасын игълан итте.

Беларус президенты сайлауда оппозиция намзәте булган Светлана Тихановская 26 октябрьдән бөтен ил күләмендә эш ташлау игълан иткәннән соң, дүшәмбедә Беларусның кайбер зур ширкәтләрендә эшчеләр катнашында протест чаралары башланды.

Оппозиция игълан иткән эш ташлауның төп сәяси таләбе – Александр Лукашенканың вазифасыннан китүе.

Ничә ширкәттә эш ташлаулар булган – төгәл мәгълүмат юк. Беларус хакимияте ширкәтләр элеккечә эшләвен дәвам итә дип белдерә.

Шулай да Минскида һәм башка шәһәрләрдә эшчеләрнең корылма ишек төпләрендә җыелулары, забастовкага чакырып йөрешләр уздырганы билгеле. Оппозиция Telegram-каналлары, бәйсез медиалар активистлар биргән мәгълүматка таянып, берничә оешмада ким дигәндә эшчеләрнең бер өлеше эш ташлау чарасында катнаша дип хәбәр итә.

“Гродно-Азот” корылмасында йөзгә якын кеше иртәнге сменаны кабул итүдән баш тарткан диелә. Алар корылмага кергән җирдә протест акциясенә җыелган, берничә кешене тоткарлаганнар.

Мински трактор корылмасында, Мински электротехника корылмасында, Мински тәгәрмәчле тарткычлар корылмасында, “Беларускалий” оешмасында да эшчеләр митинглар уздырды дип хәбәр ителә.

Берничә зур югары уку йорты да уку ташлады диелә. Кайбер вузларда студентлар аудиторияләрне биләп алган. Мински урамнарына берничә колонна булып студентлар протест чарасына чыккан. Социаль челтәрләрдә студент протестларының, аларның уку йорты идарәсе вәкилләре белән бәхәсләшүләренең видеолары чыкты.

Минскида “теләктәшлек чылбырлары” да оеша. Мондый чараларда студентлар, медиклар, эшчеләр катнаша.

Берничә җирдә протест акцияләре куып таратылды дип хәбәр ителә. Хокук саклаучылар мәгълүматынча, дүшәмбе көн Беларуста тоткарланучылар саны йөздән арткан.

Эш ташлау акциясенә кече бизнес һәм хезмәт күрсәтү өлкәсеннән берничә ширкәт тә кушылган диелә. Аерым алганда, МТС мобиль операторы хезмәткәрләре протест чарасы уздырганы әйтелә.

Беларуста проест чаралары 9 августтан бирле дәвам итә. Протестлар гамәлдәге президент Александр Лукашенканың сайлауда җиңүе игълан ителгәч башланды. Оппозиция сайлауларда хәрәмләшүләр күп булды дип белдерде. Бәйсез экзит-поллар Лукашенканың көндәше, оппозиция намзәте Светлана Тихановскаяның җиңүен күрсәтте. Ике атна элек Тихановская Лукашенкага “халык ультиматумы” игълан итте. 25 октябрьгә кадәр Лукашенка хакимияттән баш тартырга тиеш диде. Бу эшләнмәсә, илкүләм забастовка башланачак, һәм төп юллар киртәләнәчәк диелде. 25 октябрьдә Тихановская забастовкага чакыруын кабатлады, ләкин юлларны ябу турында әйтмәде.

XS
SM
MD
LG