Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкемдар Баррет АКШ Югары мәхкәмәсе әгъзасы итеп расланды


Эми Коней Баррет
Эми Коней Баррет

Демократ-сенаторлар барысы да консерватив карашлы Баррет намзәтенә каршы тавыш бирде. 

АКШ Сенаты хөкемдар Эми Коней Барретны Югары мәхкәмә әгъзасы буларак раслады. Кич белән Ак йортта тантаналы рәвештә Баррет Югары мәхкәмә хөкемдары буларак Конституция анты бирде.

Баррет өчен 52 сенатор тавыш бирде, 48 сенатор каршы булды. Демократ-сенаторлар барысы да каршы чыкты, республиканнар арасыннан сенатор Сюзан Коллинс каршы тавыш бирде. Бу бер ярым гасыр эчендә беренче тапкыр Югары мәхкәмә хөкемдарын азчылыктагы фирка тулысы белән кире кагуы шартларында сайлау булды.

Тантанада чыгыш ясаган Дональд Трамп моны “әһәмиятле көн” дип бәяләде. Президент 48 яшьлек Эми Коней Барретны Югары мәхкәмә әгъзасы итеп сайлауларга берничә атна кала тәкъдим итте. Демократлар моңа кискен каршы чыкты, алар Югары мәхкәмәнең яңа әгъзасын илнең киләсе президенты сайларга тиеш дип саный.

Баррет сайланганнан соң Югары мәхкәмәдәге тугыз хөкемдарның алтысы консерватив карашлы хөкемдарлар булачак. Көчләрнең болай бүленеше мәхкәмәнең хатын-кызларның абортка хокукы, медицина иминияте реформасының Конституциягә ярашлыгы һәм башка кайбер мөһим мәсьәләләрдә карарларына тәэсир итәргә мөмкин диелә. Мәхкәмә 3 ноябрьдә узачак президент сайлавы нәтиҗәләренә шикаятьләрне дә карарга мөмкин дип санала.

Сенатның юридик комитеты башлыгы республикан Линдси Грэм Сенатның бу карарын тарихи дип атады. Демократ сенатор Элизабет Уоррен Сенатта тавыш бирүне “канунсыз” дип бәяләде, бу “өмете үлеп барган фирканең соңгы сулышы” диде.

Мәхкәмәгә консерватив фикерле хөкемдарлар билгеләү Дональд Трампның сайлау алдыннан биргән вәгъдәләренең берсе иде. Эми Коней Баррет Югары мәхкәмәгә Трамп тарафыннан билгеләнгән өченче хөкемдар. Республиканнар сайлауга бер атна кала консерватив хөкемдар билгеләү Трампны консерватив электорат яклавына китерер дип өметләнә.

Сентябрьдә Югары мәхкәмәнең иң өлкән яшьтәге хөкемдары 87 яшьлек Рут Бейдер Гинзбург вафат булды. Баррет аның урынына билгеләнде. Гинзбург АКШ тарихында Югары мәхкәмә әгъзасы булган икенче хатын-кыз иде. Ул вазифасын 27 ел башкарды. Гинзбург либераль һәм прогрессив җәмәгатьчелекнең кумиры була. Ул җенес нигезендә кешенең хокукларын кырыклауга каршы көрәшүе белән билгеле. Шулай ук ул хатын-кызларның абортка хокукын да яклап килде.

XS
SM
MD
LG