Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мәҗбүри битлек кию кертелә


Моннан тыш, җәмәгать туклануы урыннарына төнге сәгатьләрдә эшләү тыела.

Роспотребнадзор COVID-19 белән бәйле чикләүләр кертте. 28 октябрьдән бөтен Русиядә җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү тәртибе кертелә. Шулай ук кафе-рестораннарга төнге сәгатьләрдә хезмәт күрсәтүне тыю киңәш ителә. Бу турыда Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова кул куйган карарда әйтелә.

Сулыш юлларын каплау чаралары кешеләр күпләп җыелган урыннарда, җәмәгать транспортында, таксида, лифтларда кулланылырга тиеш диелә. Кеше күпләп тупланган урын дип берьюлы 50 кеше булган урыннар санала.

Битлек киеп йөрү режимын контрольдә тоту төбәк җитәкчеләренә йөкләнә.

Роспотребнадзор шулай ук төбәк башлыкларына кичке сәгать 11дән иртәнге алтыга кадәр күңел ачу чаралары уздыруны һәм кафе-рестораннар эшләвен тыярга киңәш итә.

Роспотребнадзор шулай ук үз карарында COVID-19 йоктыру куркынычы булган төркемнәрне – беренче чиратта хроник авырулы һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләрне - саклау чаралары күрүне киңәш итә. Җәмәгать транспортын, таксиларны, кешеләр күп җыела торган урыннарны дезинфекцияләүне көчәйтергә, тестлар санын тәүлегенә 100 мең кешегә 150 тест дәрәҗәсенә җиткерергә киңәш ителә.

Рәсми санарга караганда, 27 октябрьгә Русиядә барлыгы 1 547 774 кеше COVID-19 йоктырган, узган тәүлектә тагын 16 550 кешедә вирус расланган. Тәүлегенә 320 кеше үлгән. Эпидемия барышында барлыгы 26 589 кеше коронавирус сәбәпле вафат булган.

XS
SM
MD
LG