Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә исламистлар Макрон белдерүләреннән соң дистәләрчә сайтка һөҗүм иткән


Эммануэль Макрон үтерелгән укытучы Самюэль Пати табуты алдында.
Эммануэль Макрон үтерелгән укытучы Самюэль Пати табуты алдында.

Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатуралар күрсәткән өчен үтерелгән укытучы белән хушлашу чарасында Макрон аны каһарман дип атады, ислам кризиста дип белдерде.

Франциядә сишәмбегә каршы төндә дистәләрчә сайтка исламист хакерлар һөҗүм иткән. Бу турыда “Франс Пресс” агентлыгы хәбәр итә. Сайтларда, шул исәптән район башлыклары сайтларында исламның һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең җиңүенә чакырган, Франциянең үлүен теләгән шигарләр пәйда булган, Франция президенты Эммануэль Макронны дуңгыз итеп сурәтләгән рәсемнәр урнаштырылган.

Бу һөҗүмнәр Макронның Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатуралар күрсәткән өчен үтерелгән укытучы Самюэль Пати турында әйткән сүзләре өчен ясалган. Патины Макрон “тын каһарман” дип атап, аңа һөҗүм “исламистлар тарафыннан террор гамәле” диде. Макрон ислам кризиста дип белдерде, Француз республикасының дөньяви кыйммәтләрен радикал исламнан якларга чакырды.

Макронның ислам хакындагы белдерүләре мөселман илләрендә канәгатьсезлек тудырды. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Макронга “психикасын дәваларга” киңәш итте.

Чечня мөфтие һәм республика башлыгы киңәшчесе Салах-Хаҗи Межиев Макронны “беренче номерлы террорчы” һәм “бөтен мөселманнарның дошманы” дип атады. Мөфти белдерүе Чечня диния назәрәте Instagram-ында чыкты.

Мөфти үтерелгән укытучы истәлегенә уздырылган акциядә Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатуралар күрсәтелүне хөкем итә. “Сез үз кулларыгыз белән милләтләр һәм диннәр арасында ызгыш кабызасыз! Акылдан язган профессорны “илкүләм каһарман” итеп, сез аңлы рәвештә мөселманнарны провакацияле гамәлләргә котыртасыз” диелә мөфти белдерүендә.

47 яшьлек Самюэль Пати 16 октябрьдә үтерелде. Берничә көн алдарак ул укучылар белән сүз иреге турында фикер алышканда Charlie Hebdo журналында чыккан Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатураларны күрсәткән булган. Моның өчен аңа янаулар булган.

Укытучыны үтерүдә Мәскәүдә туып үскән 18 яшьлек чечен Абдулах Анзоров шикләнелә. 2018 елда аның гаиләсе Франциядә сыену сораган. Анзоров башы киселгән укытучының фотосын твиттерында чыгарган. Аны пәйгамбәрне мыскыл иткән өчен “җәзаладым” дигән. Полиция Анзоровны тоткарларга тырышкан, ләкин ул аларга пневматик мылтык төбәгән һәм атып үтерелгән.

XS
SM
MD
LG