Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда торак йортта яшәүчеләр җыелышы уздырган иргә каршы эш ачылган


Казан ишегалларының берсендә, архив фотосы
Казан ишегалларының берсендә, архив фотосы

Владимир Соловцовны хакимияткә хәбәр итмичә митинг уздыруда гаеплиләр.

Казанның Сибгат Хәким урамы, 60нчы йортта яшәүчеләр балалар мәйданчыгы янында юл төзүгә каршы җыен уздырганнан соң, җыенны оештыручы Владимир Соловцовка каршы административ канун бозу турында беркетмә язылган. Аны “тиешле тәртиптә хәбәр итмичә ачык чара оештыру яки уздыру” маддәсе нигезендә гаеплиләр.

Җыелыш 17 октябрьдә узган. Анда 20-25 кеше катнашкан, алар кулларына “Балаларга өй янында имин һәм иркен мәйданчыкны кайтарырга”, “Безгә ишегалдыбызны кайтарыгыз” дигән язулар тотып торган.

Полиция моны “митинг формасындагы ачык чара” дип бәяләгән, бу чара “җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте һәм социаль-сәяси әһәмият алды” дип белдергән.

Полиция шулай ук митингта катнашучыларның тавыш көчәйткеч җиһазлар куллануын да искәрткән.

“Безнең бернинди дә сәяси яки хакимияткә каршы шигарләребез юк иде. Ләкин хәзер йортта яшәүчеләр артыннан экстремизмга каршы тору үзәге хезмәткәрләре йөри һәм безне коточкыч экстремистлар булуыбызны дәлилләргә маташа” дип сөйләгән Соловцов Коммерсантка.

Чарада катнашкан кешеләрнең күбесе аңлатма бирү өчен полициягә чакырылган диелә. Әлеге маддә нигезендә 30 мең сумга кадәр штраф, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яки ун тәүлеккә кадәр сак астына кую каралган. Вазифадагы кешеләргә штраф 40 мең сумга җитәргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG