Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Уфа мэрының коронавирус йоктырып авыр хәлдә булуын раслады


Өлфәт Мостафин
Өлфәт Мостафин

Элегрәк Башкортстан медиалары Өлфәт Мостафинны ашыгыч рәвештә Мәскәүгә алып киттеләр дип язган иде. Уфа мэриясе моны кире кагып килде.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Уфа мэры Өлфәт Мостафинның сәламәтлеге хакында аңлатма бирде. Ул Мостафинның COVID-19 йоктырганын, хәзерге вакытта хәле авыр булуын әйтте.

“Ул пневмония белән чирләде, хәзер COVID-19 расланды. Ул шактый авыр хәлдә, үпкәләренең зур процентына зыян килгән. Дәвалана, һәм без аның сәламәтләнүен һәм эшкә чыгуын көтәбез. Өлфәт Мансур улы – мэр гына түгел. Ул минем бик якын иптәшем. Узган атнада янында булдым. Ул дәвалану үтә. Ләкин, ассызыклап әйтәм, аның авыруы шактый катлаулы. Яше дә бик яшь түгел” дип сөйләде Хәбиров.

“Уфа элеккечә эшли” дигән ул. “Кышка әзерләнәбез, эшләргә тиеш булган бөтен програмнарны тәмамлыйбыз” диде республика җитәкчесе.

Бер атна элек РroUfu.ru порталы Уфа мэры Өлфәт Мостафинны махсус очкыч белән Мәскәүгә җибәрделәр дип язган иде. Газет чыганаклары Мостафин коронавирус йоктырган, хәле авыр, ул аңсыз хәлдә дип хәбәр иткән. Журналистлар Мостафинның 26 сентябрьдән бирле кеше арасында күренмәвен дә искәртте. Ләкин Уфа шәһәре идарәсендә мэрның авыруы хәбәрен кире кагып килделәр. Мостафин COVID-19 авырулы кеше белән аралашканнан соң изоляциядә дип хәбәр ителде.

28 октябрьгә Башкортстанда коронавирус барлыгы 10 501 кешедә рәсми рәвештә теркәлгән. Барлыгы 51 кеше үлгән. Узган тәүлектә тагын 86 кешедә COVID-19 расланган. Моннан тыш, республикада көн саен 200дән артык кешегә пневмония диагнозы куела.

XS
SM
MD
LG