Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы Конституциянең халыкара хокуктан өстенлеге турында канун кабул итте


Русия думасы бинасы
Русия думасы бинасы

Халыкара органнарның карарлары Русия төп канунына каршы килгәндә, бу карарларны үтәмәскә була.

Русия думасы өченче, соңгы укылышта Русия Конституциясенең халыкара нормалардан өстенлеге турында канунны раслады. Үзгәрешләр “Иминлек турында” канунына кертелә.

Канунга аңлатмада әйтелгәнчә, “Иминлек турында” канунның җиденче маддәсенә өстәмә кертелә. Анда “Русиянең халыкара килешүләре нигезендә кабул ителгән дәүләтара органнар карарлары Русия Конституциясенә каршы килгән очракта, Русиядә үтәлергә тиеш түгел” дип язылган.

27 октябрьдә дума канун өлгесен беренче укылышта хуплады. Бу үзгәрешне бөтен фракцияләр дә яклады, ЛДПР фиркасе исә Русиянең бөтен кануннары да халыкара актлардан өстен булырга тиеш дип белдерде.

Моннан тыш, депутатлар федераль иминлек хезмәте (ФСБ) һәм Тышкы күзләү хезмәте мөдирләрен билгеләү тәртибен кертүче кануннарны да раслады. Хәзер аларны Федерация шурасы белән киңәшкәч кенә билгеләп була.

Бу оешмаларда эшләүчеләргә куела торган таләпләргә дә ачыклык кертелә. Аларның чит ил ватандашлыгы гына түгел, чит илләрдә яшәү рөхсәте дә булмаска тиеш.

Дума кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле турында да канунны раслады. Бу вазифага яше 35тән кече булмаган Русия ватандашы куела ала. Ул Русиядә яшәргә, чит илләрдә банк хисаплары тотмаска тиеш.

Әйтелгән өстәмәләр Русия кануннарын июльдә үзгәртелгән Конституциягә туры китерү өчен кабул ителде.

XS
SM
MD
LG