Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татнефть"нең нефть чыгаруы 13 процентка кимегән


Татарстан бюджетына нефть химия тармагыннан күчүче түләүләр 39 процентка кимегән.

Соңгы 9 айда Татарстанның нефть газ химия тармагында җитештерү алты процентка төшкән. Иң күп югалтулар “Татнефть” ширкәтенә туры килә. Бу хакта бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” мөдирләр шурасы утырышында оешманың генераль мөдире Рафинат Яруллин белдерде.

“2020 елның гыйнвар-сентябрь ае аралыгында Татарстанның нефть һәм газ химиясе тармагында җитештерү алты процентка кимеде. Нефть табу, каучук һәм полиэтилен җитештерү азайды. ОПЕК+ килешүе нигезендә кертелгән чикләүләрнең төп өлеше “Татнефть”кә туры килде. Ширкәт 19,307 млн тонна нефть тапкан. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 13 процентка азрак”, диде Рафинат Яруллин.

Нефть химиясе тармагында җитештерүнең кимүе нәтиҗәсендә Татарстан бюджетына күчүче түләүләр 39 процентка азайган.

“Нефть-газ химиясе комплексы 879 млрд сумга тауар сатты. Бу узган ел белән чагыштырганда 17 процентка кимрәк. Татарстанның берләштерелгән бюджетына күчерелгән түләүләр 39 процентка кимегән”, диде Яруллин.

Уңай күрсәткечләр бары нефть продуктлары, ашламалар, юу чаралары һәм пластмасс эшләнмәләре җитештерүдә генә күзәтелгән. Елның өченче чирегендә нефтькә бәяләр арту һәм рубльнең долларга карата төшүе оешмаларга керемне арттырырга ярдәм иткән. Ләкин узган елгы күрсәткечләргә барыбер ирешә алмаганнар.

Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе тармагына анализ ясарга кушты һәм чималны эшкәртергә кушты. Инвестицион проектлар буенча федераль үзәктән ярдәм сорарга кирәклеген әйтте.

Русия хөкүмәте киләсе елдан үзле нефть чыгаруга ташламаларны бетерергә җыена. Бу да "Татнефть" ширкәтенә зур зыян салачак. Ул 40 миллиард сумга якын акча югалтачак диелә.

XS
SM
MD
LG