28 октябрьдән Уфа шәһәре һава аланы Төркия белән ике арадагы рейсларга хезмәт күрсәтә башлаячак. Бу турыда һава аланының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Беренче булып Антальядан AZUR air һава ширкәте рейсы кабул ителәчәк, ул Уфага 28 октябрь 23:20дә килеп җитәчәк. Бу очкычта 189 юлчы җәйге ялдан кайта диелә.
Русия хөкүмәте карары белән, 27 октябрьдән Уфа халыкара очышлар рөхсәт ителә торган шәһәрләр исемлегенә керде. Аңа кадәр бу исемлектә ун шәһәр - Мәскәү, Петербур, Ростовтагы Дон, Казан, Калининград, Новосибирски, Самар, Владивосток, Грозный һәм Красноярски бар иде. Уфа исемлектәге унберенче шәһәр булды.
Коронавирус пандемиясе башлангач, мартта Русия чит илләр белән һава юлларын япты. Юлчылар ташучы даими һәм чартер рейслар туктатылды.Августта һәм сентябрьдә кайбер халыкара рейслар кире кайтарылды. Төркиянең берничә шәһәре, Лондонга, Занзибар, Женева, Дубай, Каир, Мальдивлар, Сеул, Мински, Бишкәк, Нур-Солтанга очышлар рөхсәт ителде. Октябрь уртасында Кубага, Сербиягә рейслар башланды, ә ноябрьдән Япониягә очышлар ясала башлаячак.