Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда җир яңа хуҗаларга тапшырыла


Башкортстан парламенты янында ризасызлык белдерүчеләр
Башкортстан парламенты янында ризасызлык белдерүчеләр

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Җир турында канунга үзгәрешләр кертте. Халык канәгатьсезлек белдереп Корылтай бинасы каршына чыкты.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай икенче һәм өченче укылышта Җир турында канунга үзгәрешләр кертте. 29 октябрьдә аны раслау алдыннан республика парламенты бинасы янына бу үзгәртүләргә каршы йөздән артык кеше җыелды. Алар чараны җәмәгатьчелек җыены дип атады.

Икенче укылышка берничә төзәтмә кертелде. Министрлык канәгатьсезлек белдереп урамга чыккан халыкны тынычландырырга тырышты. Барлык карарлар министрлык һәм җирле җитәкчеләр килештергәч кенә кабул ителәчәк дип ышандырды.

Башкортстан парламенты янында ризасызлык белдерүчеләр
Башкортстан парламенты янында ризасызлык белдерүчеләр

Канунны үзгәртү нәтиҗәсендә җир шул төбәктә яшәүчеләр һәм район хакимияте карамагыннан Башкортстанның Җир милке министрлыгы карамагына күчә. Утырышка килгән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ризасызлык белдерергә җыелганнар янына чыкты һәм канунга үзгәрешләрнең контрольне яхшырту максатыннан кертелүен әйтте. "Урыннарда җирне канунсыз файдалану очраклары булды. Бу шуны контрольдә тоту өчен кертелә", диде ул.

Җәмәгатьчелек депутатларны урамдагы җыенда чыгыш ясарга чакырса да, чыгучы булмады. Бары тик тәнәфес вакытында парламенттагы коммунистлар фракциясе депутаты Дмитрий Чувилин тәмәке тартырга чыккач Азатлыкка тавыш бирү уңаеннан фикерен белдерде.

Дмитрий Чувилин
Дмитрий Чувилин

"Коммунистлар фракциясе икенче һәм өченче утырышта бу үзгәрешләргә каршы тавыш бирде. Ә тавыш бирүгә килгәндә, беренче укылышта – 22, икенче укылышта 21 кеше (парламентта барлыгы 110 депутат - ред.) җирне министрлык карамагына күчерү турындагы үзгәрешкә каршы тавыш бирде. Бу үзгәреш бер дә яхшыга алып килмәячәк. Министрлык карамагына күчерү җир белән идарә итүне тәртипкә салу дигән сүз түгел. Моның өчен башка юллар да бар, мәсәлән, район һәм шәһәр башлыкларын халык турыдан-туры сайлый алса, коррупция булмас иде. Әле андый сайлаулар узмый, ә билгеләп куела. Халык җирне уңга-сулга тараткан район башлыгын сайлап куймас иде. Үзгәрешләр канун буенча кертелде, ләкин каршылар булса, тикшерелергә хокуклы. Чөнки бу субъектлар, муниципаль хакимият һәм дәүләт хакимияте арасындагы вәкаләтләр турындагы федераль канунга каршы килә", диде Чувилин.

Полиция ризасызлык белдерүчеләрнең таралуын таләп итте, таралмаган очракта оештыручыларга карата чаралар күреләчәген әйтте. Шуңа карамастан, теләүчеләр чыгыш ясады. Алар канунга үзгәрешләр кертүне халыкка каршы дип бәяләде. Әлеге мәсьәләнең референдумда каралырга тиешлеге телгә алынды.

Парламент утырышы тәмамлангач бинадан чыккан депутатларны халык "Хурлык! Хурлык!" дип кычкырып каршы алды. Шуннан соң депутатларның берничәсе генә үзәк ишектән чыкты, калганнары арт ишектән чыгып таралды.

Җыенда катнашкан берничә кеше Азатлыкка фикерләрен белдерде.

Куштауны яклаучы активист Айдар Кусеев бу канун халыкның җирсез калачагын аңлата дигән фикердә.

Айдар Кусеев
Айдар Кусеев

"Бу канунның кабул ителүе безнең җирсез калуыбызны аңлата. Соңгы өметебез җирдә иде. Җирсез бер әйбер дә юк. Халык та аз җыелды, чөнки битараф, ул бүген ничек яшәү, тамак туйдыру турында уйлый. Эш урынын югалтудан, җавапка тарттырылудан курка. Шуңа җәмәгатьчелек тә сүлпәнлек күрсәтте”, диде Айдар Кусеев.

Башкорт милли хәрәкәте активисты Зөфәр Толымгуҗин җир мәсьәләләрен республика хакимиятенә күчерү урындагы асаба халык өчен зур фаҗига булачак дигән фикердә.

Зөфәр Толымгуҗин
Зөфәр Толымгуҗин

"Мин Бөрҗән ыруының 79 яшьлек аксакалы, Урал үзәгенең көньяк-көнбатыш төбәкләре өчен җаваплы җитәкчесе урынбасары буларак, бирегә ата-бабаларыбыздан калган җир-су өчен борчылып килдем. Гади генә итеп әйткәндә, муниципалитетлардан җирне алып Җир милке министрлыгына бирү ул үзәкләштерүгә китерә һәм урындагы асаба халык өчен зур фаҗига булып тора. Һәр авылда өч-дүрт алдынгы карашлы кеше бар, гаделсезлек туса, алар карашларын белдереп, халыкны ияртеп, мәсьәләне хәл итә ала иде. Мәсәлән, Нөгештә авыл хакимияте башлыгы Мәскәү түрәләренә җир сата башлаган иде, халык күтәрелгәч, туктарга мәҗбүр булдылар. Хәзер җир мәсьәләләрен министрлык идарә итәчәк, безнең фикерне санга сугучы булмаячак. Ә бит җир-суга шунда яшәүче халык хуҗа булырга тиеш", диде Толымгуҗин.

76 депутат канунны икенче укытылышта кабул итүне хуплап тавыш бирде, 21 депутат каршы булды.

XS
SM
MD
LG