Accessibility links

Кукмарада үтерелгән яшүсмерне полиция үзенә һөҗүм итүдә һәм террочылыкта гаепли


Татарстан полициясе мәгълүматына караганда, Кукмарада бер яшүсмер полиция машиналарына яндыргыч сыеклык тутырылган шешәләр ыргыткан, үзен тоткарлаган чакта полиция хезмәткәрен пычак белән яралаган. Террор гамәле кылуга омтылу турында җинаять эше ачылган.

Полиция белдерүенчә, Кукмарада 30 октябрьгә каршы төнге сәгать уникеләр тирәсендә полиция бүлегенә һөҗүм булган. Эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте аңлатмасында әйтелгәнчә, полиция хезмәткәре машинасын куйган вакытта парковкада җирдә яну эзләре һәм пыяла ватыклары күреп алган. Янган җирне сүндергән вакытта койма артыннан тагын бер шешә ыргытылган диелә. Шуннан соң һөҗүмче качып китәргә омтылган. Полиция сүзләренчә, тоткарлаган вакытта ул каршылык күрсәткән, полиция хезмәткәрләренең берсенә берничә тапкыр пычак белән кадаган.

Полиция утлы корал кулланган, үсмер яралар нәтиҗәсендә үлгән.

Полиция атып үтерелгән үсмернең 16 яшьлек Виталий Антипов булуын хәбәр итә, аның гаиләсе Кукмарага күптән түгел генә күчеп килгән диелә.

Вакыйга урынына Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков килгән.

Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге бу һөҗүм турында җинаять эше ачкан. Җинаять эше террорлык гамәле кылуга омтылу һәм хокук саклау органы хезмәткәренә һөҗүм итү маддәләре нигезендә ачылган дип хәбәр итә Русия тикшерү комитеты.

Татарстан мөселманнары диния назәрәте матбугат хезмәте белдерүенчә, Антипов Кукмара районының бер мәчетенә дә йөрмәгән.

Элегрәк кайбер матбугат чаралары егетнең полициягә һөҗүм вакытында "Аллаһ әкбәр!", "Мин сезнең барыгызны да үтерәм" дип кычкырганын язып чыккан иде.

Татарстан мөселманнары диния назәрәте Кукмара мөхтәсибәтендә 76 мәчет һәм мәдрәсә булуын, мөхтәсибәтнең Татарстанда алдынгыларда торуын, мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә хәнәфи мәзһәбе кысларында эшчәнлек алып барылуын, дини оешмалар татар гореф-гадәтләре һәм чын мөселман традицияләрен саклау һәм үстерүне алга сөрүен белдерде.

Үсмернең гаиләсе белән Алтай якларыннан күчеп килгәнлеге дә әйтелә.

XS
SM
MD
LG