Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томскида мәхкәмә Навальныйны агулау турында эш ачудан баш тарткан


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Мәхкәмә шулай ук сәясмәннең шәхси әйберләрен үзенә кайтару турында шикаятьне дә кәнәгатьләндермәгән.

Томскиның Киров районы мәхкәмәсе тикшерүчеләрнең оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйны агулауда шикләнү турында җинаять эше ачудан баш тартуын кануни дип тапты. Мәхкәмә карары турында Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды юристы Иван Жданов хәбәр иткән.

Навальный тарафдарлары мәхкәмә аша тикшерү органнарын җинаять эше ачарга мәҗбүр итәргә дә теләгән иде. Бу шикаять тә кире кагылган. Шулай ук мәхкәмә эчке эшләр министрлыгын Навальныйның шәхси әйберләрен үзенә кайтарырга мәҗбүр итүдән дә баш тарткан. Навальный 20 августта хәле начарайган вакытта өстендә булган киемнәрне үзенә кире бирүләрен таләп итә. Бу киемнәрдә агу эзләре калган булуы бар, бу мөһим дәлил булыр иде дип белдерә сәясмән.

Киров мәхкәмәсе Томски транспорт полициясе тикшерү алды гамәлләрен әле тәмамламады дип белдергән. Ләкин канунга ярашлы, тикшерү башларга әзерлек 30 көннән дә артык бара алмый. Аңа кадәр Русия хакимияте вәкилләре Германия Навальныйның агулануы турында дәлилләрне бирми, шуңа күрә җинаять эше ачу мөмкин түгел дип белдергән иде.

Алексей Навальный 20 августта Томскидан Мәскәүгә очканда хәле начараеп, Омски хастаханәсенә эләкте. 24 августта Омскига махсус килгән очкыч белән аны Германиянең Шарите клиникасына күчерделәр.

Германия хөкүмәте бундесвер лабораториясе нәтиҗәләренә таянып Навальный организмында “Новичок” төркеменә керүче сугышта кулланыла торган агулы матдә эзләре табылды дип белдерде.

Агу эзләре Навальный Томскида кунакханәдә эчкән су шешәсендә дә табылды.

7 сентябрьгә кадәр Навальный комада булды, ике атнадан аны Шарите клиникасыннан чыгардылар.

Навальный Der Spiegel белән әңгәмәсендә “Мине агулау артында шәхсән Путин тора” дип белдерде.

Европа берлеге химик корал куллану ихтималы сәбәпле Русиядән берничә түрәгә карата чикләүләр кертте. Мәскәү агулану булганлыгын да, Русиянең моңа катнашы барлыгын да кире кага.

Навальный агуланудан соң беренче туры эфирында чикләүләр үзе белән бәйле булмавын, ә Русиянең химик коралны юк итү турында халыкара килешүләрне бозып, агулаучы корал җитештерүне үстергән өчен кертелгәнен әйтте.

XS
SM
MD
LG