Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин элеккеге президентларга мәңгелек сенатор булып калырга мөмкинлек бирүче канун өлгесе тәкъдим итте


Владимир Путин
Владимир Путин

Әлегә мәңгелек сенатор булу мөмкинлеге Дмитрий Медведевка татый.

Русиянең элеккеге президентлары алга таба мәңгелек сенатор булып калырга мөмкин. Русия президенты Владимир Путин Дәүләт думасына шундый канун өлгесе белән чыкты. Ул Федерация шурасын оештыру һәм "Федерация шурасы әгъзасы һәм Дәүләт думасы депутаты статусы турында"гы канунга төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте.

Мәңгелек сенатор булып президент мөддәте чыккан яки үз вакытыннан алда киткән Русия президенты кала ала, диелә тәкъдим ителгән төзәтмәдә. Моның өчен өч ай эчендә гариза язылырга тиеш. Элекке президент сенатор булган очракта, аңа барлык социаль һәм башка гарантияләр сакланачак.

Федерация шурасын оештыру тәртибе дә үзгәрә. Төбәкләрдән билгеләнгән сенаторлардан кала, Русия президенты үзе 30 вәкилне Федерация шурасына тәкъдим итә алачак. Аларның җидесе мәңгелек сенатор булып кала ала. Президент тарафыннан билгеләнгән сенаторлар алты елга яки мәңгелеккә билгеләнә. "Мәңгелек" статусына ил алдындагы казанышлары булган кешеләр ия була алачак.

Моннан тыш, сенаторларга таләпләр кырыслана. Аерым алганда, уртача авырлыктагы җинаять өчен хөкем ителгән кешеләр Федерация шурасы әгъзасы була алмый. Моңа кадәр мондый таләп авыр яки аеруча авыр җинаять кылган кешеләргә генә кагыла иде.

Мәңгелек сенатор булып калырга әлегә Русиянең элекке президенты Дмитрий Медведевның мөмкинлеге бар.

"Канун үз көченә кергәннән соң, Дмитрий Медведев өч ай эчендә гариза язып Федерация шурасына кабул ителә ала. Өч ай эчендә гариза язмаса мондый мөмкинлек югала", дип аңлаткан Федерация шурасы әгъзасы Андрей Клишас ТАССка.

Русиянең хәзерге президенты Владимир Путин да киләчәктә мәңгелек сенатор булып кала алачак.

XS
SM
MD
LG