Евро 2014 елдан беренче тапкыр 93 сумнан кыйммәтләнде.
Евроның рубльгә карата бәясе соңгы алты елда беренче тапкыр 93 сумнан артып китте. Иртән Мәскәү биржасында сатуларда Европа валютасы кичәгедән 73 тиенгә кыйммәтләнеп, 93,35 сум булды, бераздан 94 сумнан артып китте. Доллар 66 тиенгә кыйммәтләнеп, 80,19 сум булды.
3 ноябрьгә долларның рәсми курсы 80,57 сум, евроның - 93,76 сум булды.
Шул ук вакытта нефть бәясе арзанаюга таба бара. Гыйнварга төзелүче килешүләрдә Brent маркалы нефтьнең бәясе 3,56 процентка төшеп, мичкәсе 36,59 долларга сатылды.
Экспертлар аңлатуынча, рубльнең евро һәм долларга карата арзанаюы инвесторларның ышанычсыз активлардан чыгуы һәм нефть арзанаю белән бәйле, шулай ук коронавирус пандемиясе һәм АКШ президентын сайлаулар якынлашуы да бу вазгыятькә тәэсир итә.
Элегрәк “Русия чакыра!” инвестиция форумында Русия президенты Владимир Путин рубль курсы мөһим түгел дип белдерде. “Минем карашка, курс мөһим дә түгел, ә бу курсның алдан күреп була торган тотрыклылыгы мөһим. Һәм үзәк банк белән хөкүмәт нигездә моны булдыра” диде Путин.
Русия хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин рубль 2021 ел ахырына кадәр шушы бәядә торыр дип фаразлады. Ул русияләргә алдагы ел-ел ярым эчендә тотмаска уйлаган акчаларын долларда сакларга киңәш итте.
Русия икътисади үсеш министрлыгы 2020 елда долларның уртача бәясе 71 сумнан бераз артык булыр дип фаразлый. Алдагы өч елда рубль очсызланып, 74 доллар торырга мөмкин диелде.