Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда карачай халкын сөргенгә җибәрүне искә алу пикетында татар активистын полиция туктатты


Наил Нәбиуллин һәм полиция
Наил Нәбиуллин һәм полиция

1943 елның 2 ноябрендә сөргенгә җибәрелгән карачай халкының сөрген көнен искә алу өчен Азатлык татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбииулллин Бауман урамында бер кешелек пикет уздырды.

Нәбиуллин кулына, “2 ноябрь - Карачай халкын сөргенгә җибәрү көне! Кардәшләребез, бу авыр көнне без Сезнең белән!” дигән шигар күтәреп торды.

Наил Нәбиуллин 77 ел элек кардәш халкыбыз карачайларны сөргенгә җибәрү зур җинаять һәм без моны кеше буларак та берничек тә кабул итә алмыйбыз, пикеткка карачайларга теләктәшле күрсәтү өчен чыктым диде Азатлыкка.

“Миләтләр җинаятьче була алмый. Кешеләр генә җинаятьче була алалар. Бөтен бер милләтне җинаятьче итеп сөргенгә җибәрү, ул үзе бер җинаять. Бу авыр көнне мин карачайларга, Казанда да сезнең туганнарыгыз татарлар бар һәм бу көнне без дә искә алабыз, кайгыгызны җиңеләйтәбез, дип әйтәсем килә”, дип белдерде.

Пикетчы фикеренчә, мондый сөргеннән кабатланмавының бердәнбер юлы - демократия һәм федерализм.

“Һәм шулай ук илдә Конституциянең, канунннарның эшләве дә мөһим. Ачыклык, сүз иреге булырга тиеш. Демократик кыйммәтләрне сакларга, моңа омтылырга тиешбез. Депортацияне без беркайчан да акларга тиеш түгел. Мондый сөргеннәр башка кабатланмасын иде”, дип җиткерде ул.

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Наил Нәбиуллин пикетын тәмамлагач аны икесе рәсми, берсе сивил киемдәге полиция хезмәткәрләре туктатты һәм документларын тикшергәч тә китәргә рөхсәт итмәде.

Үз исем фамилиясен Азатлыкка әйтүдән баш тарткан полиция хезмәткәре пикетта күтәрелгән шигаргә башта тиешле үзәктә экспертиза ясалачагын, аннан рөхсәт булгач кына китәргә рөхсәт итәчәкләрен әйтте.

Наил Нәбиуллин Азатлыкка бу туктатуның канунсыз булуын, үзен бер сәбәпсез туктату конституцион хокукларны бозу булып санала диде.

“Элек ялгыз пикетларда мондый хәлнең бер дә булганы юк иде. Полиция хезмәткәре минем янга килгәч үзен танытмады һәм документларын күрсәтмәде. Исем-фамилиясен әйтте, хәзер хәтерләмим. Ул минем пикетта күтәргән шигаргә экспертиза ясала дип, минем ирегемне чикләде. Конституция буенча минем ялгыз пикет уздру хокукым бар. Мин полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеген канунсыз дип саныйм. Прокуратурага шикаять итәчәкмен. Минем хокукларым бозылды дип фаразлыйм”, диде.

Наил Нәбиуллин туктатып 20 минут көттерелгәч, полиция хезмәткәре гафу үтенеп аның китүенә рөхсәт итте.

Карачай халкы 1943 елның 2 ноябреннән 22 ноябренә кадәр Казакъстан һәм Кыргызстан җирләренә сөргенгә җибәрелә. Барлыгы 68 614 кеше депортацияләнә. Сөргенгә җибәрүнең сәбәпләре дип Германиянең оккупация хакимиятенә ярдә итү, совет хакимиятен торгызуга каршы килү, бандитлык атала. 1956 елда карачайлардан кайбер чикләүләр алына, 1957 елда аларга Төньяк Кавказга кайту рөхсәте бирелә. Карачай халкы 1991 елда сәяси аклана, депортация канунсыз дип таныла.

XS
SM
MD
LG