Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида полиция татарча сөйләшкән өчен автобуста һөҗүм итү турында җинаять эше ачмаган


Люция Тимофеева
Люция Тимофеева

Люция Тимофеева сүзләренчә, полиция милләт ара ызгыш чыкмасын өчен эшне "йомып калдырырга" тели.

Омскида полиция маршруткада татарча сөйләшкән өчен зыян күргән ханым шикаяте нигезендә эш ачмаган.

"Экспертиза Люция Тимофееваның сәламәтлегенә китерелгән зыянны тапмады. Люция Тимофеева үзе күрсәткән ирнең гаепсез булуы дәлилләнде. Моны күпсанлы фактлар раслый, шул исәптән видеокүзәтү камералары да. Полиция хезмәткәрләре башка шикләнелүче кешене ачыклады, ләкин пенсионер ханым бу ул түгел дип белдерде. Җинаять эше ачу шикаяте кире кагылды, чөнки әзерлек барышында җинаять билгеләре табылмады" дип белдергән Русия эчке эшләр министрлыгының Омски өлкәсе идарәсе матбугат хезмәте, бу аңлатманы "Новости Омска" сайты китерә.

Люция Тимофеева үзе Азатлыкка сөйләгәнчә, полициянең эш ачудан баш тартуын ул бүген белгән. "Полициядән шалтыратып әйттеләр. Мин бит полициягә мөрәҗәгать итәргә дә теләмәгән идем, туганнарым үгетләде, шуңа да медицина тикшерүен дә соңрак уздым, шул ук көнне түгел. Хастаханәдә гематома эзләрен тапмадылар" дип сөйләде ул.

Люция ханым полиция эшне милләтара ызгыш итеп түгел, ике шәхес арасында килеп чыккан ызгыш итеп күрсәтәсе килде диде. "Соңгы тапкыр полициядә булганда, миннән сорадылар, сез аннан нәрсә телисез? Мин әйттем: гаебен танып, гафу үтенүен телим. Автоуста герой иде, ә хәзер качып йөри. Алар милли сорауны йомып калдырмакчы булды, полиция бу ызгыш безнең үзара дошманлык аркасында килеп чыккан дип калдырасы килде. Безнең арада нинди дошманлык булсын, без бит хәтта таныш та түгел. Ә милләтара ызгыш турында гомумән дәшмиләр" диде Люция ханым.

Люция ханым үзенә суккан ирне таныдым дигән иде. Аларның җәйге бакчалары бер җирдә урнашкан. "Бездә бакчалар оешмасы рәисе дә татар, безнең монда гомумән халыкның күпчелеге татарлар һәм казакълар. Һәм бу кеше алга таба да үзен шулай тотуын дәвам итәчәк. Хәзер ул үзен каһарман итеп сизә" диде ул.

Люция ханым бүтән бер җиргә дә мөрәҗәгать итмәскә булган, чөнки хәлне үзгәртә алуына ышанмый. "Бу шулай калды инде, без нишли алабыз, без гади кешеләр. Минем бүтән шулай түбәнсенеп йөрисем килми" ди ул.

67 яшьлек Люция Тимофеева белән бу күңелсез хәл сентябрь азагында Омскида маршрут автобусында килеп чыккан иде. Туган телендә сөйләшеп барган өчен бер ир аның башына суккан. Һөҗүм итүче "Йә урысча сөйләш, яисә авызыңны яп!" дип боерган.

XS
SM
MD
LG