Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Юлдаш" газетын нәшер итүче Ранис Газизов вафат


Ул сишәмбе Казан янындагы "Курган" зиратында җирләнәчәк.

2 ноябрьдә "Юлдаш" газетын нәшер итүче Ранис Ганизов 61 яшендә вафат булган. Азатлыкка билгеле булганча, ул Республика клиник хастаханәсендә яткан, бүген шунда үлгән.

Хушлашу вакыты һәм урыны әлегә билгеле түгел.

Ранис Газизов 1959 елда Буа районында туган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлагач, төрле елларда Буа районының "Байрак" газетында, "Төзүче" газетында, "Татарстан" журналында, "Социалистик Татарстан"да эшли. Ранис Газизов Татарстанда беренче хосусый газет чыгаручылардан булды. Аның шулай ук "Раннур" нәшрияты бар иде. Анда китаплар, дини календарьләр, сүзлекләр бастырылды.

XS
SM
MD
LG