Accessibility links

Венада атышлар нәтиҗәсендә һәлак булучылар бар


Вена, 2 ноябрь
Вена, 2 ноябрь

Дүшәмбе кичен Венада булган атышларда, полициянең беренчел мәгълүматына караганда, барлыгы дүрт кеше һәлак булган, бер һөҗүмче атып үтерелгән. Авыр яраланганнар бар. Рәсмиләр һөҗүмне террор гамәле дип атады.

Вена полициясе хәбәренә караганда, атышлар шәһәр үзәгенең алты урынында булган, алар Зайтенштеттен тыкрыгындагы синагог янында башланган. Һөҗүмнәрне мылтыклар белән коралланган берничә кеше оештырган. Беренче атыштан соң бер сивилистның һәлак булуы расланды, кимендә 15 кеше авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелде дип тә хәбәр ителде. Полиция шулай ук бер хезмәткәренең дә каты яралануын әйтте.

Соңрак һәлак булучылар саны дүрткә җитте диелде.

Австрия телевидениесе полициянең шәһәр үзәгендә һөҗүмне оештыруда шикләнелгән дүрт кешене тоткарлавын хәбәр итте.

Австрия эчке эшләр министры әлеге һөҗүмне террор гамәле дип атады. Халыкка өйләреннән чыкмаска киңәш ителде.

XS
SM
MD
LG