Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан дәүләт медиахолдингы җитәкчесе итеп Фәннүр Ягъфәров билгеләнде


Фәннүр Ягъфәров
Фәннүр Ягъфәров

Яңа төзелеп килүче бу медиахолдинг "Башинформ" агентлыгын, нәшриятны, телевидениены берләштерәчәк.

Башкортстанда дәүләт карамагындагы мәгълүмат өлкәсе оешмалары зур медиахолдингка берләшә. Яңа структураны элек Башкортстан вице-премьеры булган Фәннүр Ягъфәров җитәкләячәк. Аерым алганда, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы, “Башкортстан Республикасы нәшрият йорты” оешмасы (элек аңа “Башкортстан” нәшриятын кушкан иделәр), “Башкортстан” телевидениесы бер холдингка берләшә. Бу карар Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров имзалаган “Башинформ акционерлык җәмгыятенең алга таба үсеше турында” күрсәтмәсен үтәү йөзеннән кабул ителгән.

3 ноябрьдә Фәннүр Ягъфәровны республикада чыга торган басмаларның мөхәррирләренә Башкортстан премьер-министры урынбасары Азат Бәдранов тәкъдим иткән.

Ягъфәров 13 октябрьдә вице-премьерлыктан азат ителгән иде. Ул вакытта Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров аның республика җитәкчесе идарәсенә кире кайтачагын әйтте. Нинди вазифага билгеләнәчәге әйтелмәде. Элек Ягъфәров республика җитәкчесе идарәсе сүзчесе булган иде.
Вице-премьер буларак Ягъфәров мәгариф, фән, мәдәният өлкәләре, матбугат һәм медиа агентлыгы өчен җавап бирде.

XS
SM
MD
LG