Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президентын сайлауда тавышлар санау бара


Джо Байден һәм Дональд Трамп
Джо Байден һәм Дональд Трамп

АКШ җитәкчесе вазифасына гамәлдәге президент, республикан Дональд Трамп һәм элекке вице-президент, демократ Джо Байден көрәшә.

Кушма Штатларда сайлау бүлгеләре ябылды һәм тавышларны санау башланды. Президент сайлауда җиңү өчен сайлаучы вәкилләрнең 270 тавышын җыю кирәк.

Гадәттә җиңүче исеме рәсми нәтиҗәләр чыкканчы билгеле була: медиа аерым сайлау бүлгеләреннән алынган мәгълүматка нигезләнеп үз нәтиҗәләрен чыгара. Әмма быел рекордлы сандагы кеше - 97 миллион сайлаучы алдан тавыш бирде. Бюллетеньнәрнең күбесе почта аша җибәрелгәнлектән, кайбер штатлардагы тавышларны санау берничә көнгә сузылуы ихтимал.

Фаразларга караганда, тавыш бирүчеләр саны соңгы 100 елда иң югарысы булырга мөмкин.

Шушы ук сайлаулар вакытында Вәкилләр пулатында 435 урынны, Сенаттагы 100 урынның 35ен, 11 губернатор урынын һәм җирле хакимият оешмаларында төрле вазифаларны кем билиячәге ачыкланачак. Моннан тыш, төрле сораулар буенча референдумнар да уздырылды.

XS
SM
MD
LG