Accessibility links

"Ачык мәктәп" платформасында татар телен өйрәнү бүлеге барлыкка килде


Татар теле платформасыннан күренеш
Татар теле платформасыннан күренеш

Платформа мәктәптәге урыс телле укучыларга юнәлгән, ул "Сәлам" дәреслеге програмы нигезендә төзелгән. Алга таба татар телле укучыларга да платформа булдыру, башка фәннәрне татарчага тәрҗемә итү планлаштырыла.

Русиянең хосусый "Открытая школа" ("Ачык мәктәп") платформасында татар телен өйрәнү бүлеге эшли башлады, татар теле укытучылары бу платформаны дәресләрдә инде куллана. Бу турыда Азатлыкка Татарстанның Мәгарифне үстерү институты каршындагы "Открытая школа 2035" ресурс үзәге җитәкчесе, проектның төбәк координаторы Нурия Гаязова белдерде.

"Хәзерге вакытта платформада 1нче һәм 2нче сыйныф материаллары урнаштырылган, алар урыс телле төркемнәр өчен "Сәлам" дәреслеге програмы нигезендә төзелгән. Платформада анимацион видеолар, интерактив биремнәр, күп төрле аудиолар тәкъдим ителә", диде ул.

Гаязова сүзләренчә, Татарстан хөкүмәте белән "Открытая школа" арасында төзелгән килешү нигезендә, республиканың 500 мәктәбе әлеге платформаны куллана ала. Бүгенге көндә аны якынча 21 мең укытучы куллау мөмкинлегенә ия. Татар теле укыту платформасын булдыру сораулары татар теле укытучыларыннан да, Татарстан мәгариф министрлыгыннан да булган, ди ул. Интерактив платформа дистанцион укыту өчен дә, дәресләрдә өстәмә контент буларак та, өй эшләре өчен дә кулланыла ала.

"Открытая школа" татар телен укыту платформасын алга таба дәвам итәргә җыена, моннан тыш татар телле укучылар өчен дә платформа булдыру нияте бар. Нурия Гаязова сүзләренчә, алга таба башка фәннәр мәйданчыкларын да татар теленә тәрҗемә итү планлаштырыла.

"Открытая школа 2035" – мәктәпләрдә интерактив уку өчен онлайн-платформа, Русиянең хосусый белем бирү оешмасы. Сайтта төрле мәктәп фәннәреннән интерактив платформалар тупланган, алар эченә әзер дәресләр, видеодәресләр, тренажерлар, тестлар, интерактив биремнәр һәм башкалар керә.

2019 елда Татарстанның Мәгарифне үстерү институты каршында "Открытая школа 2035" ресурс үзәге оештырылды. Үзәк эшчәнлеге һәм мәктәпләрне платформага кушу өчен 24 миллион сум бүленде.

"Сәлам" дәреслеге – 2016 елдан Татарстан Мәгарифне үстерү институты тарафыннан гамәлгә куелучы яңа буын татар теле дәреслеге. Ул урыс телле укучыларга юнәлгән, дәреслек нигезендә чит телне укыту методикасы кулланыла.

XS
SM
MD
LG