Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте Татарстан конституциясе көне уңаеннан пикет уздыруга рөхсәт бирмәде


Казан хакимияте гариза тиешле вакыттан соңрак бирелгән дип әйтә, милли активистлар моның белән килешми.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) вәкиле Ринат Ризвановның Казанның Тукай скверы, Камал театры алды, Ирек мәйданы, Бауман урамы, Гумилев һәйкәле янында яисә Ленин бакчасында 6 ноябрь -Татарстан конституциясе көне уңаеннан пикет уздыруны килештерү өчен 2 ноябрьдә биргән гаризасын вакыты соңга калынган дигән сәбәп белән Казан башкарма комитеты килештермәгән.

Казан мэриясеннән килгән хатта 6 ноябрьдәге пикетны уздыру гаризасы 30 октябрьдән дә соңга калып бирелмәскә тиеш иде, диелгән.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка әйтүенчә, Ризванов Казан башкарма комитетына пикетны килештерү гаризасын канун буенча вакытында биргән, ә килештермәүнең төп сәбәбе хакимиятнең пикетны уздырырга теләмәвендә.

"Казан башкарма комитеты Татарстан конституциясе көненә багышланган пикетны һәрвакыттагыча үткәртмәс өчен төрле сәбәпләр эзли. Пикетны килештерү гаризасында Татарстан дәүләтчелеген, татар телен яклау максатыннан дип язылды. Хакимияткә дәүләтчелек сүзе ошамый", диде ул.

Зәкиев 15 октябрьдәге Хәтер көнен уздыру митингында да килештерү гаризасында дәүләтчелек максатын язуларын, хакимияткә ул вакытта да бу максат ошамаса да Татарстан Югары мәхкәмәсенең үзләрен яклап карар чыгаруын әйтте.

"Шуңа күрә хакимият хәзер сезнең максатыгыз пикетны килештерергә ярашлы түгел дип әйтә алмый. Вакыт ягыннан канун кушкан вакытта килештерү гаризасын бирмәдегез, ди.

Татарстан конституциясендә дә, Русия конституциясендә дә федератив төзелешнең нигезе халыкларның үзбилгеләнү хокукы дип язылган. Шулай булгач безнең дәүләтчелек өчен көрәш ул кануни. Әмма ниндидер көчләр дәүләт һәм дәүләтчелек дигән сүзләрдән куркалар", дип белдерде.

Зәкиев Казан башкарма комитетының 6 ноябрь Татарстан конституциясе көненә багышланган пикетны килештермәү карарын 5 ноябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен әйтте.

XS
SM
MD
LG