Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта почта аша килгән тавышларны санау президент сайлау нәтиҗәсен кичектерә


Доналд Трамп һәм Джо Байден
Доналд Трамп һәм Джо Байден

АКШтагы президент сайлауда Трамп та, Байден да үзләренең җиңүенә ышануларын белдерә, әмма бу юлы почта аша тавыш бирү күбрәк булганга, тавышларны санау озаккарак сузыла.

АКШ ватандашлары 3 ноябрьдә тәмамланган президент сайлау нәтиҗәләрен зур түземсезлек белән көтә. Хакимияттәге республикан президент Дональд Трампмы яки аның көндәше, демократ Джо Байденмы җиңәчәге әлегә билгеле түгел.

Дистәләрчә миллион сайлаучы коронавирус пандемиясе чорында тавыш бирү урынында чир йоктырудан куркып, почта аша тавыш бирде, ягъни сайлау бюллетеньнәрен почта аша җибәрде. Кайбер штатларда аларны санау әле дәвам итә.

АКШ президенты Дональд Трамп Ак йортта чыгыш ясап, үзенең инде җиңүен белдерде һәм почта аша тавыш бирүдә үзенә каршы хәрәмләшүләр булу мөмкинлеген белдерде.

Сайлауны оештыручы рәсмиләр тарафыннан почта аша тавыш бирүдә ниндидер зур ялгышлыклар турында бернинди белдерү дә булмауга карамастан, Трамп почта аша бирелгән тавышларны санауны туктатырга чакырды.

Доналд Трамп Ак йортта чыгыш ясый
Доналд Трамп Ак йортта чыгыш ясый

"Бу безнең халыкка каршы зур хәрәмләшү. Без канунның тиешенчә үтәлүен телибез. Шуңа күрә АКШ Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкбез. Тавыш бирүне тулысынча туктатырга телибез. Без аларның иртәнге сәгать дүрттә ниндидер тавышлар табып исемлеккә өстәвен теләмибез", диде Трамп.

Төрле штатта тавышларны ничек һәм кайчан санау тәртибе төрлечә. Гадәттә санау икенче көнне дә дәвам итә. Күп кенә рәсмиләр әйтүенчә, тавышларны тулысынча санау әле берничә көнгә дә сузыла ала.

Twitter-да Трамп көндәшләрен җиңүне урларга маташуда гаепләде. Twitter аның бу постын "бәхәсле" пост буларак билгеләп күрсәтә.

Байден исә үз тарафдарларын сабыр булырга чакырды һәм үз такымының җиңүгә якынлашу юлында булуын белдерде.

Джо Байден тавышлар саналган арада үз тарафдарлары алдынча чыгыш ясый
Джо Байден тавышлар саналган арада үз тарафдарлары алдынча чыгыш ясый

"Без бу сайлауда җиңү юлында булуыбызга ышанабыз. Алдан почта аша тавыш бирүчеләр моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә күп булу сәбәпле тавышларны санау озакка сузыласын алдан белдек. Тавышларны санау, һәрбер тавышны, һәрбер бюллетеньне исәпкә алу тәмамланганчыга кадәр сабыр булыйк. Әмма без үзебезне яхшы хис итәбез. Без үз хәлебез яхшы дип исәплибез", диде Байден.

Faceбоок Байденның да, Трампның да постларын тавышларны санауның әле дәвам итүе турында искәртү белән күрсәтә.

Филаделфияда тавышларны санау
Филаделфияда тавышларны санау

Сайлауны күзәтүчеләр демократларның почта аша республиканнардан күбрәк тавыш биргәнлеген әйтә, ягъни әлегә саналучы андый почта аша килгән бюллетеньнәрдә Байден өчен бирелгән тавышлар күбрәк булырга мөмкин.

АКШ сайлаучылары президентны турыдан туры түгел, ә Сайлау коллегиясендә тавыш бирәчәк вакилләр аша сайлый. Кайсы штаттан ничә вәкил булуы ул штатта яшәүче халык санына карап билгеләнә. Намзәт штатта җиңеп чыкса, Сайлау коллегиясендә ул штатның барлык вәкилләре дә шул җиңгән намзәт өчен тавыш бирә, ягъни намзәт ул штатта бирелгән тавышларның барысын да үзенә ала. Сайлауда җиңү өчен намзәткә 538 вәкилдән торган коллегиядә кимендә 270 тавыш җыярга кирәк.

Хәзер тагын берничә штаттан гына сайлау нәтиҗәләрен көтәсе кала.

Тавышларны санау әле тәмамланганчы ук ике як та үзләренең җиңүен мәхкәмәдә якларга әзер булуларын белдерде.

XS
SM
MD
LG