Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Болгарда ислам кабул итүнең 1100 еллыгын дәүләт дәрәҗәсендә уздыруны хуплады


Болгар җыены, архив фотосы
Болгар җыены, архив фотосы

Русия мөселманнары өчен мөһим датаны зурлап уздыруны мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин тәкъдим итте.

Русия президенты Владимир Путин Болгар дәүләтенең исламны кабул итүенә 1100 ел тулуны "дәүләт дәрәҗәсендә" уздыру тәкъдимен хуплады. 2022 елда бу бәйрәмне зурлап уздыруны Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан президентның дини берләшмә җитәкчеләре белән очрашуы вакытында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин тәкъдим итте. Очрашу видеоконференция рәвешендә узды.

"Русия мөселманнары исеменнән хөрмәтле президент әфәнде сезгә мөрәҗәгать итәм, бу датаны билгеләү дәүләт дәрәҗәсендә узсын иде, ә Русия мөселманнарының үсеп килүче буыны, барлык диннәрдәге балалар, үсмерләр бу әһәмиятле тарихи дата аша тату, дус яшәүнең, Русия җирендә халыкларның туганлык һәм бердәмлек традицияләрен үзенә сеңдерсен иде" дип мөрәҗәгать итте мөфти.

"Шунысы аеруча мөһим, Ислам Идел буенда халыкларның ирекле сайлавы нәтиҗәсендә урнашып калган, һәм аннан бары тик тыныч юл белән, көч кулланмыйча таралган" дип ассызыклады Гайнетдин.

Путин аның тәкъдиме белән килешүен белдерде.

"Лаеклы дәрәҗәдә әзерләнербез, вакыт әле бар, нәрсә һәм нинди вакыт эчендә эшләргә кирәклеген сезнең белән фикерләшербез, нинди чаралар уздырырга кирәк, без моны үзебез эшли белгәнчә яхшы итеп, дәүләт дәрәҗәсендә эшләрбез" диде Путин.

Тарихи чыганакларга күрә, Идел буе Болгар дәүләте исламны 922 елда илнең рәсми дине буларак кабул итә. Бу дата Болгарга Багдад хәлифеннән илчеләр килү вакыйгасыннан алып санала. Шул ук вакытта галимнәр бу җирләрдә ислам илчеләр килгәнче үк таралган булуын әйтә.

XS
SM
MD
LG