Даниядә чәшке (норка) популяциясен коронавирус сәбәпле юк итәчәкләр. Бу турыда Дания премьер-министры Метте Фредериксен игълан итте. Бу җәнлекләрнең берничәсендә COVID-19 вирусының яңа, аеруча тотрыклы мутациясе табылган. Даниядә чәшке популяциясе 15-17 миллионга җитә.
“Без үз ватандашларыбыз алдында тирән җаваплы, ләкин яңа ачыкланган мутацияне исәпкә алып, без калган дөнья алдында да җаваплыбыз” диде Фредериксен. Аның сүзләренчә, мутация тотрыклы булганга, кешеләрне коронавирустан вакцинацияләүнең нәтиҗәсе түбәнрәк булырга мөмкин. Чәшкеләрне юк итү эшенә полиция, гаскәриләр һәм милли гвардия кушылачак.
Июнь аенда Даниядәге чәшке фермаларында биш җәнлектә һәм 12 кешедә мутацияле коронавирус табылган. Яңа вирусны тапкан фәнни-тикшеренү институты галимнәре “Даниядән таралучы яңа пандемия” куркынычы да булырга мөмкин дип белдергән.