Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке президентларга иминлек гарантияләрен киңәйтүче канун думага кертелде


Владимир Путин
Владимир Путин

Яңа канунга ярашлы, экс-президентлар җинаять һәм административ эшләр белән эзәрлекләнә алмый, ә аның кагылгысызлыгын гамәлдән чыгару тагын да катлаулырак булачак.

Сенатор Андрей Клишас һәм депутат Павел Крашенинников Русия думасына элеккеге президентның кагылгысызлык гарантияләре турында канун кертте. Канун өлгесе Владимир Путин тәкъдиме белән Конституциягә кертелгән үзгәрешләргә нигезләнә.

Яңа канун президентны үз вазифасын башкарганда кылган гамәлләре өчен җавапка тартуны тагын да кыенлаштыра.
Президент кагылгысызлыгы турында канунны беренче тапкыр 1999 елда Владимир Путин имзалаган иде. Бу вакытта ул вазифасыннан киткән Ельцин урынында президент вазифаларын башкаручы булып торды. Аннары 2001 елда бу канун яңадан кабул ителде. Аңа ярашлы, элеккеге президент һәм аның якын туганнары гомер ахырына кадәр дәүләт хисабына яши. Аларга бушлай сак хезмәте, резиденция, ярдәмчеләр аппараты бирелә. Экс-президент кагылгысызлык ала: аны тоткарларга, сак астына алырга, тентергә, сорау алырга ярамый, ләкин бу тыю аның президент булып торган вакытта кылган гамәлләренә генә карый.

Яңа канун өлгесендә әлеге чикләү алынган. Ягъни экс-президент бу вазифага керешкәнче яки аннан соң канун боза икән, аны моның өчен җавапка тартып булмаячак. Авыр дәрәҗәдәге җинаять кылса гына җавапка тартылырга мөмкин, әмма яңа канун экс-президентны мәхкәмә каршына бастыру процедурасын катлауландыруны күздә тота.

Хәзерге канунга ярашлы, моның өчен дума һәм Федерация шурасы риза булуы җитә. Ә яңа канун шартларында бу процедура импичмент кебек үк диярлек катлаулы булачак. Моның өчен карарны дума һәм Федерация шурасы тавышларның өчтән ике өлеше белән хупларга тиеш, аннан алда махсус комиссия төзелергә тиеш була.

Элеккеге президентларга иминлек гарантиясе турында үзгәреш Конституциягә быел кертелде. Моннан тыш, элеккеге президентка гомере буе сенатор булып калырга хокук бирелде. Бу вазифада да кагылгысызлык статусы күздә тотыла.

Элеккеге президент хокуклары хәзер Дмитрий Медведевка гына кагыла, Советлар берлеге президенты Михаил Горбачев алардан файдалана алмый. Хәзерге президент Владимир Путин үзе үк тәкъдим иткән Конституция үзгәрешләре нигезендә тагын ике мөддәткә президент булып сайланырга мөмкинлек алды, димәк, ул 2036 елгача, ягъни 84 яшенә кадәр вазифасында кала алачак.

XS
SM
MD
LG