Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туймазыда балалар йортында коронавирус йоктыручылар артуы турында хәбәр ителде


Балалар йорты хезмәткәрләре вирус таралуга каршы чаралар күрелмәүгә зарланып прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Башкортстанның Туймазы районы Серафимовский авылында урнашкан акылы зәгыйфь балалар өчен интернатта педагоглар, хезмәткәрләр һәм 50дән артык бала COVID-19 йоктырган дип хәбәр итә “Эхо Москвы”ның Уфа редакциясе. Балалар йортында 400 бала тәрбияләнә, шуларның 50се дәвалап булмый торган чир белән чирли һәм паллиатив ярдәм ала диелә.

Интернат хезмәткәрләре сөйләгәнчә, октябрь урталарында берничә хезмәткәрнең температурасы күтәрелгән, ләкин интернат җитәкчелеге аларны больничныйга җибәүдән баш тарткан диелә. Ай ахырында оешмада коронавирус тарала башлавы билгеле булган, тестлар алынган, ләкин тестлар берничә көн анализга җибәрелми тотылган.

Җитәкчелек элек тә хезмәткәрләргә тупас мөнәсәбәттә иде, аларга басым ясалды, ярты ай чамасы дәвамында хезмәткәрләргә шәхси саклану чаралары бирелмәде, моннан тыш, соңгы араларда балалар начар сыйфатлы ризык белән тукланды дип сөйләгән хезмәткәрләрнең берсе.

Дүшәмбе көнне педагоглар Башкортстан җитәкчесе идарәсенә күмәк хат язган һәм республика прокуратурасына мөрәҗәгать иткән.
Эхо Москвы журналисты интернат мөдире Алмаз Низамиев белән сөйләшкән. Ул педагоглар сөйләгәннең “яртысы яла ягу” дип белдергән, температуралы хезмәткәрләр шунда ук изоляциягә күчте дигән.

Хәзерге вакытта балалар йортының бөтен педагоглары да өйләрендә изоляциядә, күпчелегендә COVID-19 расланган диелә. Балаларны яңа коллектив карый, 70 кешелек коллективтан унысы гына бу шартларда эшкә чыгарга ризалашкан. Коронавирус булуы расланган тестлар саны арта диелә.

Шул ук вакытта ата-аналары балаларының нинди хәлдә булуы турында мәгълүмат ала алмый, аларның шалтыратуларына җавап бирмиләр диелә материалда.

Серафимовскийдагы интернаттагы хәл 5 ноябрьдә хөкүмәт утырышында тикшерелгән. Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Кабанова “хәл контрольгә алынды” дип белдергән. “Балаларның авыруы торышы тотрыклы. Температуралары юк. Аларны Туймазы район хастаханәсе табиблары карады. Температуралары күтәрелсә, карантин бүлегенә күчереләчәкләр. Балаларның тормышы һәм сәламәтлегенә берни дә янамый” дип белдергән түрә.

Роспотребнадзор мәгълүматына карый, Туймазы районы коронавирус йоктыручылар саны ягыннан Уфадан кала республикада икенче урында.

Башкорстан сәламәтлек министрлыгы статистикасы күрсәткәнчә, республикада соңгы тәүлектә тагын 96 кешегә COVID-19 диагнозы куелган, вирус йоктыру очракларының гомуми саны 11 244 булды. 223 кешедә пневмония ачыкланган. Коронавирустан барлыгы 57 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG