Быел Чаллыда яшүсмерләрнең җинаять кылу очраклары узган елдагыдан ике тапкыр күбрәк булган. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының “2021-2025 елларга балигъ булмаганнар арасында сукбайлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү” програмы статистикасында әйтелә.
Ел башыннан Чаллыда 28 элек хөкем ителгән яшүсмер 92 җинаять кылган, ә узган елда бу сан сизелерлек кимрәк булган – 19 үсмер 41 тапкыр канун бозган дип яза Chelny-biz.
Хәзер Чаллыда 571 үсмер профилактика хисабында тора, узган елда алар 575 булган. 235 үсмернең торышы социаль куркыныч дип бәяләнә.
Үсмерләр нигездә әйбер урлау, мәкер һәм көч куллану катышкан җинаятьләр кыла диелә.
Хокук саклау оешмаларында булган мәгълүматка караганда, хәзер социаль челтәрләрдә яшүсмерләрнең җинаятьчел юнәлештә эшли торган дүрт төркеме бар: “Тиеннәр” (“Белята”), “Үрдәкләр” (“Утята”), “Спортчылар” (“Спортсмены”), “Өчпочмак” (“Треугольник”), аларда торучыларның саны һәрберсендә утыздан артмый, бу төркемнәр социаль челтәрләрдә томаланган диелә.