Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат: Татарстанда сентябрьдә коронавируслы 73 кеше үлгән 


Татарстанда сентябрьдә 2019 елның сентябре белән чагыштырганда үлүчеләр саны 555 кешегә артыграк булган. Бу хакта Росстат хәбәр итте. Аның мәгълүматларынча, быел сентябрьдә 4 097 кеше үлгән, ә былтыр бу айда - 3 542.

Быел сентябрьдә үлүчеләрнең 73ендә коронавирус булган. Аларның 14ендә вирус идентификацияләнгән, 20сендә COVID-19 үлемнең төп сәбәбе дип фаразланган, ләкин вирусны ачыклау өчен өстәмә медицина тикшерүләре уздырырга кирәк диелгән. 13 корбанның коронавирус башка чирләренә йогынты ясаган яки авыруның үлемен тизләтүче өзлегүләргә китергән. 26 кеше үлемендә COVID-19 төп сәбәп булмаган һәм үлемгә китерүче өзлегүләргә йогынты ясамаган диелә.

Соңгы рәсми саннарга караганда, республикада коронавирус йоктыручыларның саны 8 706га җитте, барлыгы 114 кеше үлде.

Моннан тыш, Татарстанда бала табу да кими. Быел сентябрьдә 3 415 бала туган, бу былтыргы сентябрь белән чагыштырганда 323 балага кимрәк.

Гомумән Русиядә быел сентябрьдә былтыргы бу ай белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 31 666 кешегә күбрәк булган. 2020 елның сентябрендә илдә 170 717 кеше үлгән. Аларның 9 798ендә коронавирус булган.

XS
SM
MD
LG