Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста протест чараларында 700дән артык кеше тоткарланган


Минскида тоткарлаулар
Минскида тоткарлаулар

Кайбер исәпләүләргә караганда, протестларда берничә мең катнашкан, бу узган якшәмбеләр белән чагыштарганда әзрәк. 

Якшәмбе Минскида һәм Беларусның башка шәһәрләрендә узган протест чараларында тоткарланучылар саны 700дән артып китте. Бу саннарны "Весна" хокук яклау оешмасы китерә.

Тоткарланучылар арасыда элек "Динамо-Брест" клубында матбугат сүзчесе булып эшләгән "Мисс Беларус - 2008" Ольга Хиженкова бар. Беларусның журналистлар берлеге "Комсомольская правда в Беларуси" фотохәбәрчесе Святослав Зоркийның тоткарлануын белдерә. Исемлектә шулай ук танылган артистлар һәм спортчылар бар.

Милиция Минскида урам чараларында катнашучыларга җыелырга комачаулады, ә җыелган колонналарның юлына чыкты һәм аларны таратты.

Шәһәрнең милиция идарәсендә тоткарланучыларны җирле эчке эшләр бүлекләренә алып киләләр диделәр.

Кайбер исәпләүләргә караганда, протестларда берничә мең катнашкан, бу узган якшәмбеләр белән чагыштарганда әзрәк.

7 ноябрьдә дә тоткарлаулар булды. "Весна" хәбәр итүенчә, табибларның каршылык чарасында 60лап кеше катнашкан.

Мински һәм Беларусның башка шәһәрләрендә каршылык чаралары дүрт айга якын дәвам итә. Алар 9 августта, Үзәк сайлау комиссиясе Александр Лукашенканы президент сайлауда җиңүче дип таныганнан соң кабынып китте. Оппозиция сайлау нәтиҗәләрен танымый. Шулай ук Европа берлеге илләре һәм АКШ та Лукашенканың яңадан сайлануын танымый.

XS
SM
MD
LG