Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирустан башкорт шагыйре Маүлетбай Ямалетдинов вафат булган


Мәүлетбай Яалетдинов (1947-2020)
Мәүлетбай Яалетдинов (1947-2020)

Мәүлетбай Ямалетдиновка 73 яшь иде.

Күренекле башкорт шагыйре Маүлетбай Ямалетдинов 73 яшендә вафат булды. Якыннары аның коронавирустан өзлегү нәтиҗәсендә терелә алмавын хәбәр итә. Соңгы көннәрендә ул реанимациядә яткан.

Мәүлетбай Ямалетдинов Башкортстанның Учалы районы Аслай авылында туган. Туган районының Казаккул сигезъеллык мәктәбеннән соң Уфа музыка педагогия училищесында белем ала. Хәрби хезмәттә була. Сибайда мәктәп-интернатта музыка фәнен укыта, мәктәп мөдире була.

1987 елда Мәскәү әдәбият институтының югары курсларын, 2001 елда башкорт дәүләт университетын экстерн белән тәмамлый. “Ватандаш” журналының баш мөхәррире урынбасары, Башкортстан Язучылар берлегенең Учалы бүлеге җитәкчесе булып эшли. Хаклы ялга чыгар алдыннан Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай секретариатында бүлек мөдире булып эшләде.

Бүгенге көндә Учалы язучылары берлеге җитәкчесе, Урал артындагы “Көнгер буга” исемле иҗат берләшмәсе рәисе йөген тарта иде. Шигърияттән тыш чәчмә әсәрләр, әкиятләр, башкорт әдәбиятындагы иң сирәк жанрларның берсе булган кобаерлар да иҗат итә иде.

Тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнде, Коръән сүрәләрен тәрҗемә итте. Соңгы елларда сценарийлар да язды, үзенең дә кайбер фильмнарда уйнаганы булды. Ике дистәгә якын китап авторы. Мәүлетбай Ямалетдинов бик оста җырлый да иде. Чәчәннәр ярышларында җиңүләргә ирешкәне булды. Аудиодискын да чыгарган иде.

XS
SM
MD
LG