Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда янган бинада биш мәет табылган


Янгын булган урамдагы йорт
Янгын булган урамдагы йорт

Казанның Адмиралтейский урамындагы ташландык йортта янгынны сүндергәндә биш ир мәете табылган.

Русия тикшерү комитетының төп фаразынча, янгын электр чыбыкларыннан башланган һәм пластик белән эчләнгән бина янып киткән, утның ишек янында башлануы сәбәпле, кешеләр аннан чыга алмаган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан бүлеге хәбәр итүенчә, янгын узган төндә булган. Казандагы "Коммерсантъ" язуынча, бина Казандагы “Джи-групп" девелопер ширкәтене.

Басма язуынча, ширкәт боралак ясау заводыннан бу әлеге бина булган җирләрне торак йортлар төзү өчен узган көздә сатып алган булган.

XS
SM
MD
LG